Бүген Чаллыда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы - ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Startup Сабан туе - 2016ның иң перспективалы стартапларын тәкъдир итү булды.
Казанның 5 бистәсендә тулысынча яки өлешчә Wi-Fi элемтәсе булдырылган. Алар арасында Алтан, Большие Клыки, Вознесенское, Залесный, Константиновка, Плодопитомник, Царицыно, Юдино.
12-19 август көннәрендә Казанда информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада узачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Бейлорск университеты (Вако, АКШ) профессоры, Хисаплау машиналары ассоциациясе карамагында югары уку йортлары студентлары командалары арасында программалаштыру буенча дөнья чемпионаты директоры белән очрашты.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Мәмдәл авыл җирлегенә кергән Юртыш авылында яңа зиярат кору эшләре башланды. Бүгенге көндә баганалар утыртылып, сеткалары беркетелеп бара.
27 июнь Мәмдәл авыл җирлегендәге бюджет өлкәсендә эшләүчеләр юл буйларын, авыл урамнарын чүп үләннәреннән арындырырга чыктылар.
Мәмдәл авыл мәчете территориясендә төзелеш эшләре бара. Мәчет әйләнәсен балчык белән тигезләү, койма тоту эшләре инде башланды.