Олы Битаман авылында яшәүче Вәлиуллина Фирая Зыятдин кызына 16 август көнне 85 яшь тулды. Олы Битаман китапханәчесе Рәсимә Мөхәрләмова һәм авыл җирлеге сәркатибе Фирая апаны туган көне белән тәбрикләделәр.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
“Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы Татарстан законы буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Ул көнне Республика көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Урыны белән корылык, урыны белән артык дым булу зур йогынты ясый.
Биектау районында яшәүче мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныф укучылары өчен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" Республика хәйрия акциясе кысаларында тантаналы чара оештырдылар. Биредә балаларга букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.