ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 18 нче Биектау муниципаль районы Советы утырышында Алат авыл җирлеге башлыгы дип Хөсәенов Рәнис Рәдиф улы билегеләнде.


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген иртәнге  сәгатьләрдә Биектау районында эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре “Тоннель” операциясе үткәрделәр. Анда инспекторлар төрле административ хокук бозулар буенча штрафлары җыелган машина йөртүчеләрне ачыклау, юл хәрәкәтен бозу очракларын киметү максатында, аларны кисәтү чаралары күрү буенча эшләде.

25 март көнне Алан-Бәксәр авылы клубында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышлап бик күңелле кичә үткәрелде.

2017 елның 4 нче апрелендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Биектау районы прокуратурасы ТР прокуратура органнарында  Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итүне оештыруда катнашачак.

Бүген Питрәчтә көрәш буенча атказанган спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә багышланган традицион турнир узды. 

Биектау районы буенче ЮХИДИ хезмәткәрләре 27 март, дүшәмбе көнне "Тоннель" операциясе уздырачак.

Ятим балалар өчен торак төзүгә төбәк тарафыннан бирелә торган акча күләме ел саен арта. Балаларга дигән фатир (йорт) торак пунктына карап махсус җиһазланган булырга тиеш. Норматив буенча фатирның 24 кв. метрдан да кечерәк, 42 кв. метрдан да зуррак булмавы шарт.

Чит  илләрнең  белем  бирү  учреждениеләре  белән  Халыкара хезмәттәшлек итү  кысаларында  ДАҺББУ “Г. Тукай  исемендәге Арча  педагогия  көллияте  базасында  2014нче  елның  8нче февраленнән  14нче февраленә  кадәр  урта  звено  педагогик  хезмәткәрләре  һәм АКШ ның  Феррис исемендәге (Биг Рапидс шәһәре, Мичиган штаты)    дәүләт  университеты  оештырган  югары  һөнәри белем бирү учреждениеләре  арасында  стажировка  уздырылды.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте 9 сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын тапшыру өчен гаризаларны 1 мартка (1 мартны кертеп) кадәр тапшырырга кирәклеген искә төшерә. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.

9нчы февраль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов муниципаль берәмлек мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Исегезгә төшерәбез, мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән киңәшмә гадәттә һәр пәнҗешәмбе видеоконференцэлемтә ярдәмендә үткәрелә. “Бүген без сезне Казанга очраклы рәвештә чакырмадык. Сезнең шәхсән монда булуыгызны таләп итә торган сораулар җыелды”,- дип башлады үз чыгышын министр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International