Биектау районы прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итә

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

2017 елның 4 нче апрелендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Биектау районы прокуратурасы ТР прокуратура органнарында  Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итүне оештыруда катнашачак.

Гражданнарны үз бүлмәләрендә район прокуроры һәм аның урынбасарлары кабул итәчәк. Адресы: Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Пролетарий урамы, 7 йорт. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 2-35-36. 

Район прокуратурасында эшмәкәрләрне кабул итү ел дәвамында һәр айның беренче сишәмбесендә ( 4 апрель,  2 май, 6 июнь, 4 июль, 1 август, 5 сентябрь, 3 октябрь, 7 ноябрь, 5 декабрь) уздырылачак. 

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International