25 март көнне Алан-Бәксәр авылы клубында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышлап бик күңелле кичә үткәрелде.
Бирегә төрле елларда авыл клубында директор, сәнгать җитәкчесе, кино куючы булып эшләгән кешеләр чакырылган иде.
Кунаклар караоке-батл уйнадылар, төрле сорауларга җавап бирделәр, үзләренең клубта эшләгән еллардагы хәтирәләре белән уртаклаштылар.
Кичә чәй табыны янында тәмамланды.