Татарстан чаңгычысы Мария Давыденкова Финляндиянең Иматра шәһәрендә узган халыкара ярышларда ике алтын медаль яулады. Ярышлар Халыкара чаңгы спорты федерациясе тарафыннан оештырылган иде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан Казан шәһәре, Г.Тукай ур., 113 адресы буенча урнашкан мәдәни мирас объектын арендалау килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә тикшереп тору советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә рәвешендә узды, утырышта республиканың кайбер мунициципаль районнары вәкилләре дә катнашты.
Төп тема – 2017 елның 9 ае эчендә алкоголь һәм спиртлы продукция базарындагы вәзгыять турында фикер алышу.
Бүген ТРның Министрлар Кабинетында узган брифингта “Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмати системасы эшләренә нәтиҗә ясалды. Аның нәтиҗәләре хакында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының урынбасары Тимур Зарипов белдерде.
5 ноябрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында “Татар моңы-2017” IXХалыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының беренче туры үтте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән 100дән артык гариза алынган иде.
Сочида халыкара катнашу белән IV Бөтенроссия фәнни-гамәли «Социаль-мәгьнәле һәм аеруча куркыныч йогышлы авырулар» конференциясе узды. Ул 2 меңнән артык белгеч – йогышлы авырулар белгечләрен, эпидемиологларын, сәламәтлек саклауны оештыру буенча белгечләрен, төрле белгечлек табибларын җыйды.
6 ноябрь сәг. 15:00 Бауман урамында Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган "МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!"акция-концерты узачак.
Традиция нигезендә "МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!" акциясе 26 апрель көнне – бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә уза. Бу юлы аны үткәрү зур вакыйга – Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы белән бәйле.
Казан ИТ-парк резидентлары "Айда Инвест" 14нче Глобаль технология симпозиумында AGRARIUM цифр артелен официаль тәкъдим иттеләр. Белгечләр әйтүенчә, заманча технологияләр бөтендөньядан агро-техно эшмәкәрләрне Халыкара кулланучылар кооперативына берләштерә.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәте Порталында нинди ярдәм алып була? Ничек теркәлергә? барлык сорауларга җавап 2 ноябрь Татарстан радиосында тыңлап булыр.
Табиб кабул итүенә язылу – Татарстанда иң кирәкле электрон хезмәтләрнең берсе. 2017 елның 9 ае өчен шул хезмәт белән 10 млн тапкырдан артык кулландылар.