Татарстан чаңгычысы халыкара ярышта җиңү яулады

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Татарстан чаңгычысы Мария Давыденкова Финляндиянең Иматра шәһәрендә узган халыкара ярышларда ике алтын медаль яулады. Ярышлар Халыкара чаңгы спорты федерациясе тарафыннан оештырылган иде.

Сезонның беренче халыкара ярышлары 4-5 ноябрьдә Иматра шәһәренең Уконниеми стадионында үткәрелгән. Программага классик ысул белән 5 һәм 10 чакрымга, ирекле ысул белән 10 һәм 15 чакрым араларга узышу кертелгән. Хатын-кызлар арасындагы ике узышта да Татарстан чаңгычысы - спорт остасы Мария Давыденкова җиңүче булган.

5 чакрым арада ул икенче булып килгән Чехия чаңгычысын 20 секундка артта калдырса, 10 чакрымга узышта кабат шул ук чаңгычы Люси Шарватовадан финишка 32,8 секундка алда килгән.

Сүз уңаеннан, Татарстан һәм Россия җыелмасы әгъзасы – Мария Давыденкова 2017 елгы Универсиаданың да җиңүчесе, берничә мәртәбә Россия чемпионатының да призеры булып танылган иде.

Шунысы да игътибарга лаек: ир-атлар арасында 10 чакрым арага узышта да Россия чаңгычысы – Андрей Парфенов җиңү яулаган. Тагын бер «алтын» хуҗасы – Финляндия чаңгычысы Олли Ярве.


МА "Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International