Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган “МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!” акция-концерты

2017 елның 3 ноябре, җомга

6 ноябрь сәг. 15:00 Бауман урамында Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган "МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!"акция-концерты узачак.

Традиция нигезендә "МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!" акциясе 26 апрель көнне – бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә уза. Бу юлы аны үткәрү зур вакыйга – Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы белән бәйле.

25 ел элек, 1992 елның 6 ноябрь көнендә, Татарстан Конституциясе кабул ителде. Гасыр чиреге ул – үзе бер дәвер. Шул вакыт аралыгында татарстанлыларның яңа буыны барлыкка килде. Бүген Татарстан Конституциясе – республика дәүләтчелегенең мөһим өлеше, аның иминлегенең, халыкара ризалыгының һәм тотрыклылык нигезе. Вакыт күрсәткәнчә, Татарстан моделе Россиядә иң уңышлысы булды. Бу – Татарстанның күпмилләтле халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешкән казаныш.

Татар яшьләре аңлый: алар да Республика язмышы өчен җаваплы. Милли һәм рухи гадәтләребезне яклау – яшьләр бурычларының берсе.

"Мин татарча сөйләшәм!" акция-концертының программасында татар эстрадасы йолдызлары һәм яшь бәйсез башкаручыларының чыгышлары.

Yummy Music лейблы акция-концертның музыкаль бизәлешен тәкъдим итәчәк. Бер сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары һәм альтернатив татар музыкасы вәкилләре чыгыш ясаячаклар.

"Мин татарча сөйләшәм!" акция-концертының оештыручысы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International