ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

Республикада яшәүче 224 меңнән артык кешенең торак шартларын яхшырту күздә тотыла.


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстанның барлык  районнары диярлек  бөртекле  культуралар җыюга  керештеләр. Оператив белешмәләр  буенча,  2018 елның  30 июленә Татарстан Республикасы буенча  бөртекле  культуралар  315 мең тонна җыелган, шул исәптән  көзге бодай   – 289,2 мең тонна, көзге  арыш  – 22 мең тонна, арпа – 2,7 мең тонна.

Татарстан Республикасы хуҗалыкларында   800 мең тонналап  азык  әзерләнгән, бу  шартлыча бер  хайванга   13,6 центнер туры  килә. 


29
июль, 2018 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасында  бүгенгә   44 мең га  мәйданда, ягъни  барлык  мәйданның  3%ында,    ашлык  суктырылган,  барлыгы   142 мең  тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык  -   32,3 ц/га. Мондый  белешмәләрне бүгентр Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  җиткерде. 


27
июль, 2018 ел
җомга

Бүген  Татарстан Республикасының  31 муниципаль районында  актив  рәвештә урып-җыю эшләре бара. Оператив белешмәләр буенча 27 июльгә Татарстан Республикасы буенча бөртекле культуралар 28 мең га  мәйданда суктырылган, бу    планнан  1,9% тәшкил  итә. Тулаем җыем  - 90,6 мең тонна, уртача уңдырышлылык -  32,3 ц/га.


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

25 июльгә оператив   белешмәләр  буенча, республикада      6,2 мең  гектар мәйданда 21 мең тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш - 34,1 ц/га.

“Агрокөч”  Россия агрохолдингларының төгәл игенчелекнең инновацион  технологияләре проектын  беренчеләрдән булып  гамәлгә ашыручыларның  берсе.     Бүгенге  этапларның  берсе  -  кырларга  ашламаларны    дифференцияле  кертү, ул  чыгымнарны  киметүгә ярдәм  итәчәк.    Беренче  этапларда   биотехнологияләрне гамәлгә кертү  холдинг өчен аеруча  әһәмияткә ия булган  бодай, шикәр чөгендере, арпа һәм   кукуруз кырдарында  башкарылачак.


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанның АПК делегациясе атчылык  тармагындагы  белемнәр  тәҗрибәсе  белән алмашу өчен  Казахстан Республикасына барды.  Делегация  составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ   белгечләре,   «Казанский» ат  заводы вәкилләре һәм  атчылык белән шөгыльләнүче  фермерлар кергән иде.


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның  26 июленнән  1 августына кадәр  республикада  урып-җыю эшләрен  оештыру, көзге   культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу  мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре  узачак.

Урып-җыюны вакытында һәм уңышлы тәмамлау өчен барлык урып-җыю транспорты комплексының югары дәрәҗәдә техник әзерлеге һәм аларның аларның эшләвен төгәл оештыру хәлиткеч әһәмияткә ия. 2018 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр республика хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы оешмаларының урып-җыюга һәм җир эшкәртүгә әзерлегенә конкурс уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International