“Агрокөч” холдингы игенчелекнең нәтиҗәлелеген ашламаларны дифференцияле кертү исәбенә арттырачак

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

“Агрокөч”  Россия агрохолдингларының төгәл игенчелекнең инновацион  технологияләре проектын  беренчеләрдән булып  гамәлгә ашыручыларның  берсе.     Бүгенге  этапларның  берсе  -  кырларга  ашламаларны    дифференцияле  кертү, ул  чыгымнарны  киметүгә ярдәм  итәчәк.    Беренче  этапларда   биотехнологияләрне гамәлгә кертү  холдинг өчен аеруча  әһәмияткә ия булган  бодай, шикәр чөгендере, арпа һәм   кукуруз кырдарында  башкарылачак.

Бу  технологиянеңүзенчәлеге  шунда  ки, ашламалар керткәндә  кырларның   агрохимик составы  исәкә алына. Нәтиҗәдә, ашламалар шушы  кыр   чикләрендә  тиешле күләмдә  һәм тиешле составта  кертелә.    Ашламаларны дифференцияле  кертү  төгәл игенчелек  этапларының берсе булып тора.  Беренче  чиратта,  кырларның  электрон  карталары төзелә,  туфрак һәм             уңдырышлылык картасы төзелә. Бу  технологияне куллану,   чыгымнарны  киметеп,   авыл хуҗалыгы  культураларының  нәтиҗәлелеген арттырыга  ярдәм итәчәк. Бу исә  Холдинг предприятиеләре тарафыннан  чыгарыла торган  продукциянең конкуренциягә сәлсәтен  арттырачак.

2017 елда  Агрокөчләр белгечләре,   Казан (Идел буе) федераль университеты  белгечләре  белән бергә, кырларга  ашламаларны  дифференцияле  кертү максатында, 6 мең   га  мәйданда  җирләргә агрохимик тикшерү уздырдылар. 2018 елда тагын 9  мең   га мәйданда шундый уктиешерүләр уздыру планлаштырыла.   Бүген  экспертлар туфрактагы  элементларның  микъдарын шактый   дәрәҗәдә төгәл  ачыклый  алалар. Бигрәк  тә   фосфор һәм  калий буенча.   2018Елның  яңа  сезонында    Холдинг белгечләре тикшерелгән кырларда  ашламаларны  дифференцияле  кертүне башладылар  инде.  Моның  нәтиҗәсе сезон ахырында  билгеле  булачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International