Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның «2018 елгы урып-җыю кампаниясе буенча муниципаль районнарга җаваплы затлар беркетү турында»гы боерыгы нигезендә 2018 елның 31 июлендә Министрлык белгечләре арттарак баручы хуҗалыклар практик ярдәм күрсәтү мактатында республика районнарына чыктылар.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонтның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2018 елда Татарстанда 97 спорт мәйданчыгы төзү күздә тотыла, әлеге максатларга 310 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте Төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сәгъдәтуллинга сылтама ясап хәбәр итә.
Быел Татарстанда 995 күпфатирлы йортка ремонт ясаячаклар. Әлеге максатларга 6,1 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Шуның 1,4 миллиарды – республика, 0,9 миллионга якыны муниципалитет бюджетларына туры килә, 3,8 миллиардтан артыгы — гражданнар күчергән акча. ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Айрат Әбүзәров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
Ярышларда үз осталыкларын 8дән алып 61 яшькә кадәрге спорт сөюче мотоциклчылар күрсәтте.
Быелның гыйнварыннан июнь аена кадәр Татарстанга барлыгы 8 мең 143 чит ил студенты килгән.
Узган атнада Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 10 процентка арткан.
Казанда Бердәм дәүләт имтиханының төп периоды төгәлләнде һәм апелляция карау вакыты чыкты. Имтихан нәтиҗәләре буенча, 14 фәннең сигезеннән укучылар узган елга караганда зуррак күрсәткечләргә ирешкән. Шул исәптән мәҗбүри фәннәр буенча уртача баллар да арткан.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында КФХ базаларында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс уздыру турында игълан итә.
Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 31 июленә Татарстан Республикасы буенча бөртекле культуралар 133,5 мең гектар мәйданда суктырылган, бу планнан 9% тәшкил итә. Тулаем җыем – 404,4 мең тонна, уртача уңдырышлылык – 30,3 ц/га.