Узган атнада Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 10 процентка арткан.
Республика территориясендә 16-22 июльгә 5 мең 294 авыручы теркәлгән булса, 23-29 июль көннәрендә барлыгы 5 мең 766 кеше теркәлгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Бүгенге көндә авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 13,8 процентка түбәнрәк.