Ел саен уздырыла торган “Россия чаңгы юллары” чарасы узган ял көннәренә туры килде. Биектау районында мондый ярышларда катнашырга теләүчеләр гадәттә бик күп җыела.
Иннополис университеты мәйданчыгында 21 яшькә кадәрге Казан, Иннополис, Нурлат һәм Чистайдан 10 команда арасында «Киберкуркынычсызлык» һәм «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү» компетенцияләре буенча ярышлар тәмамланды. Җиңүчеләр үз компетенцияләре буенча Россия чемпионатына юл тотачак.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Иминиятләштерү» дигән яңа бүлек барлыкка килде. Әлеге сервис ярдәмендә порталдан файдаланучылар иминият хезмәтләрен «Ак Барс Иминиятләштерү» компаниясе офисыннан башка да уңайлы вакытта ала алалар.
Биектауда ракета һәм самолет модельләрен кайда ясауларын сез беләсезме? Әле күптән түгел Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә техник модельләштерү буенча осталык дәресләре һәм ярышлар уздырылды. Яшь конструкторларның ничек эшләүләренә без дә күз салыйк әле.
Соңгы вакытта массакүләммәгълүмат чараларында Кытай коронавирусы турында күп язалар. Килеп туган хәлне аңлатуны үтенеп, без Биектау районы үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы Елена Татариновага мөрәҗәгать иттек
Агымдагы елда совет халкына Бөек Ватан сугышында Җиңү алып килгән 75 нче язны каршылыйбыз. Ил күгенә кара болыт булып яткан шул авыр чорлар ерагайган саен, бар кешелек дөньясы өчен аның масштабы, явызлыгы тагын да ачыграк күренә кебек. Гомер белән гомерне, кан белән канны бәйләп, Җиңү таңын алып килгән каһарманнарыбыз батырлыгы да. Бөреле җәнлек совхозында гомер итүче ветеран Минһаҗетдин Ибраһимов та илне коллык тырнагыннан саклап кала. Бөек Җиңүгә багышланган мәкаләләрне дәвам итеп, бүген сүзебез аның хакында.
Красносельский авыл җирлегенә караган “Рябинушка” балалар бакчасында “2020 елгы яшел ут” республика смотр-конкурсының муниципаль этабы узды. Анда 6 балалар бакчасы һәм 18 хезмәткәр катнашты. “Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә 1 нче урынны Чыпчыктагы “Ромашка” балалар бакчасы яулады. Ә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында иң яхшысы “Рябинушка” балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Курбанова булды.
Акча барысын да булдыра. Юллар да төзекләндерә, чишмәләр дә чистарта, зират коймаларын да яңарта, ял һәм спорт мәйданчыклары да төзи, мәчет түбәсен яңарта…
Сәгъдәтбану Җиһаншина - районыбызның озын гомерлеләреннән берсе. Аңа хәзер 103 яшь. Ул, Россия империясеннән башлап, илебез тарихындагы төрле дәверләрнең шаһиты булу бәхетенә ирешкән кешеләр буыныннан. Аның бөтен тормышы туган авылы белән тыгыз бәйләнгән.
5-7 февральдә Казан, Иннополис, Нурлат һәм Чистайдан килгән 10 команда «Киберкуркынычсызлык» һәм «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү» компетенцияләре буенча Россия чемпионатына юлламалар өчен көрәшәчәк.