Сәгъдәтбану Җиһаншина - районыбызның озын гомерлеләреннән берсе. Аңа хәзер 103 яшь. Ул, Россия империясеннән башлап, илебез тарихындагы төрле дәверләрнең шаһиты булу бәхетенә ирешкән кешеләр буыныннан. Аның бөтен тормышы туган авылы белән тыгыз бәйләнгән.
Казаклар авылында яшәүче Сәгъдәтбану Җиһаншина белән танышкач, аны аяклы энциклопедия, хәтер хәзинәсе дип әйтәсе килә. 103 яшьтә булуына карамастан, хәтере искиткеч яхшы, зиһене сокланырлык. Авыл кешеләре үзләре яши торган төбәк, аның тарихы турындагы сораулар белән нәкъ менә аның янына киләләр һәм төгәл җаваплар алалар.
- Кемдәдер безнең авыл яки аның халкына кагылышлы сораулар туа икән, алар нәкъ менә Сәгъдәтбану апа янына ашыгалар. Ул кемнең кайда яшәвен, авылдашларының балаларын, оныкларын - бөтенесен белеп тора. Шушы яшькә кадәр барысын да хәтерли, берсен дә онытмый. Шунлыктан без аны үзара сөйләшкәндә авылыбыз энциклопедиясе дип йөртәбез, - диде Сәгъдәтбану апаның килене Фидания Җиһаншина.
Сәгъдәтбану Җиһаншина әле патша Россиясендә, бик еракта калган 1916 нчы елда Казан губернасының Казаклар авылында туган. Аның хәтеренә сеңеп калган беренче вакыйгаларның берсе - Казаклар авылында барлык өйләр һәм каралты-куралар янып көлгә әверелгән 1925 елгы янгын.
- Миңа укуы бик авыр булды. Чөнки мин мәктәпкә барасы елны бик зур янгын чыгып, йортлар да, каралты-куралар да янып бетте, мәктәп тә янды, - дип хатирәләрен яңартты Сәгъдәтбану Җиһаншина.
Ул яңа дөнья барлыкка килүнең - Россия империясе таркалып, Советлар Союзы оешуның да шаһиты. Бу заманнарда Сәгъдәтбану, кыенлыкларга да карамастан, тырышып укыган һәм үзе дә укытучылык эше белән шөгыльләнә башлаган, булачак ирен дә шунда очраткан.
- Сәгъдәтбану апа, ә сезнең кайчан да булса башка якларга чыгып китәсегез килмәдеме? - дигән сорауны бирүдән тыелып кала алмадым.
- Юк! Минем гаиләм шушында, бу бит минем туган ягым. Мин авылымны бик яратам, - дип җавап бирде Сәгъдәтбану Җиһаншина.
Аның күңелендә беркайчан да туган авылыннан китү теләге булмый. Сәгъдәтбану Җиһаншинаның туганнары аның бу якларны бик яратуы һәм андагы үзгәрешләрне бик тиз сизеп алуы турында әйтәләр.
- Авыл буйлап барганда ул бөтен нәрсәне күрә, һәр әйбергә игътибар итә: менә монда бу үзгәргән, тегендә - икенче нәрсә, дип әйтеп кенә тора. Әле күптән түгел без аны бөтен авыл буйлап экскурсиягә алып чыктык, соңгы вакытларда ниләр үзгәргәнлеген күрсәттек. Мондый сәяхәттән соң ул бик күп үзгәрешләр булган икән, диде, - дип дәвам итте сүзен Сәгъдәтбану апаның килене Фидания Җиһаншина.
ТАССР оешу, Бөек Ватан сугышы, үзгәртеп кору чоры, СССР таркалу, яңа Россия барлыкка килү - илебез тарихында менә шушы мөһим вакыйгаларның һәммәсе дә аның күз алдында узган. Бу дәвердә Сәгъдәтбану Җиһаншинаның тормышы Казаклар авылы һәм Биектау районы белән аерылгысыз бәйләнештә булган. Һәм моны бернинди арттыруларсыз бөек дәвер гәүдәләнеше дип атарга мөмкин.