ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

“Биектау” спорт комплексында Россиянең атказанган тренерлары Мәгас Сәхабетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә билбаулы көрәш буенча 16 нчы Бөтенроссия турниры булып узды. Әлеге турнирда җиңү яулаучыларга “Россиянең спорт мастеры” исеме һәм “Россиянең спорт мастерлыгына кандидат” разряды бирелә. Биектау районына спортчылар Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән җыелдылар.


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

23 февральдә Ватан сакчылары көнен бәйрәм итү хөрмәтенә Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады. Һәркайсына “1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” һәм “ТАССР оешуга 100 ел” медальләрен тапшырды. Безнең районда бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан 11 ветеран яши.


24
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Республиканың агросәнәгать комплексы мәсьәләләре һәрчак стратегик мәсьәләләрдән саналды. Соңгы елларда кече хуҗалыклар статусы шактый күтәрелде, тулаем продукция күләмендә шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының өлеше артты. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермерларга конкрет ярдәм итү буенча максатчан эш алып бара. Шул тема буенча халыкка аңлатмалар бирүен үтенеп, без Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад эшчәнлеге буенча консультанты Анна Цымбалюкка мөрәҗәгать иттек.


23
февраль, 2020 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасында республика яшьләр форумында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Теркәлү Форумның рәсми сайтында башкарыла www.forumtatarstan.com 2020 елның 1 мартына кадәр.

2020 елның 21 февраленнән 15 мартына кадәр Кояшлы активлык радиотапшырулар һәм цифрлы телевидение сигналын кабул итүдә тоткарлыклар тудырырга мөмкин.

19 февральдә югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында «Мин төзим» проекты турында фикер алышу буенча Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәгенең беренче ачык очрашуы узды. Очрашуда ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.

Агымдагы атнада Биектау районының “Сандугач” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе - 2020” конкурсының зона этабы булып узды. Анда Теләче, Әтнә, Питрәч һәм Биектау районнарыннан район этапларында җиңүчеләр катнашты.

Үзәк мәдәният йортында Биектау районы пенсионерлары, ветераннары арасыннан үзешчән башкаручыларның “Балкыш” VI нчы республика фестиваленең сайлап алу туры узды. Бөтен районнан барлыгы 40 иҗади чыгыш җыелды. Катнашучылар үзләренең осталыкларын “вокал”, “хореография”, “ансамбль” һәм “нәфис сүз” номинацияләрендә күрсәттеләр.

Биектау районы оешканнан бирле нинди генә вакыйгалар булмаган да, кешеләрнең башыннан нинди генә хәлләр кичмәгән. Районның беренче унъеллыгы нинди вакыйгалар белән тарихта калган, Бөек Ватан сугышы шул чорда яшәгән якташларыбыз күңелендә нинди эз калдырган - алдагы язмаларыбызның берсендә без шул хакта язган идек. Ә бүгенге язмабыз районның 1945 -1955 нче еллар тарихына багышлана.


21
февраль, 2020 ел
җомга

18 февральдә Биектау районының бер оешмасы хезмәткәрләре яңа ачылган чаңгы базасында чаңгы узышлары буенча ГТО нормасын тапшырдылар. Ярышларда өч дистәгә якын кеше катнашты. Чаңгы спортын юкка гына ат спортына тиңләмиләр. Ул бик күп физик һәм ихтыяр көче сорый торган спорт төре. Җитмәсә, быел кар катламы да юка, булганы да эреп бетеп бара. Шулай да, оешма вәкилләре ГТО нормасын тапшырырлык көч табып, сынауны яхшы гына нәтиҗәләр белән җиңеп чыкты. Алар барысы да ГТО билгесенә лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International