Биектау районы Май чабу атнасының тәмамлануын билгеләп үтте. Бәйрәм уздырганда барлык борынгы гореф-гадәтләр, йолалар җиренә җиткереп үтәлде.
Һәр елның 21 февралендә дөньякүләм Туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге Халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү максатыннан оешты.
Соңгы елларда эчке эшләр органнарында эшләү бик җаваплы һәм абруйлы һөнәргә әверелде. Чөнки органнарда бара торган үзгәртеп корулар, реформалар аның эшен аерым бер системага, тәртипкә салды. Бүгенге көндә полициядә эшләүчеләр лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин ителә. Үзләрен генә түгел, гаилә әгъзаларын да социаль яклау мөмкинлеге бирелгән. Җәмәгать тәртибе, халык иминлек сагында торучыларның үзләрен дә хөкүмәт әнә шулай яклый.
Биектауның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “СозвездиеЙолдызлык” республика конкурсының икенче этабы узды. Заман эстрада сәнгате фестивале Россиядә иң зурлардан санала һәм ул Татарстан яшьләренә иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Аңа башлангыч 1998 нче елда салынган. Соңгы берничә елда Биектау районы катнашучылары республика дәрәҗәсендә һәрвакыт иң югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
Соңгы елларда онытыла барган бәйрәмнәребез яңадан кайта, йолаларыбыз яңартыла. Әби-бабаларыбыз тирән мәгънәле нинди генә бәйрәмнәр үткәрмәгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шимбә көнне, 29 февральдә, республика халкына Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә махсус чатыр мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булуы турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән карары нигезендә авылда һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган балалары өчен 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләүләр биреләчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” X Республика яшьләр форумына заявкалар кабул итә башлау турында хәбәр итә. Форумның яңа сезонында иң яхшы проектларны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча биреләчәк.
Республикабызның табигать байлыклары арасында биологик ресурслар, бигрәк тә су ресурслары, дәрәҗәле урыннарның берсен алып тора. Әмма без әлегә бу мөһим социаль һәм икътисадый роль уйный торган байлыклардан тулысынча файдаланмыйбыз.
Кукмарада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатынкыз карашы” дип аталган республика конкурсының зона этабына йомгак ясалды. Финалга чыгу өчен ун номинациядә 40лап катнашучы көч сынашты. Әлеге бәйгедә “Биектау ТВ” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Эльвира Мостафина да катнашты. Ул “Хатынкыз - ел үрнәге” номинациясендә җиңү яулады.