ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Биектау районының «Битаман» ҖЧҖ игенчеләре быел гектардан 71,3 центнер сабан бодае алдылар. Бу селекция үзәгенең тәҗрибәле кишәрлекләреннән алынганнан күбрәк.


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Иннополис Университеты робототехника буенча Innopolis Open олимпиадасында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте. Интеллектуаль ярышларда 6-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Гаризалар түбәндәге сайтта кабул ителә - https://dovuz.innopolis.university/io-robo/.

Республиканың барлык почта элемтәсе бүлекчәләрендә теләсә кайсы банк картасыннан акча алып кына калмыйча, махсус POS-терминаллар ярдәмендә банк картасын да тулыландырырга мөмкин. Бүгенге көндә мондый терминаллар республиканың кечкенә авылларының почта бүлекчәләрендә дә урнаштырылган.

«МТС» ГАҖ - цифрлы, Медиа һәм телекоммуникацион сервислар күрсәтү буенча әйдәп баручы Россия компаниясе - казанлыларның санлы активлыгы индексын анализлады. Татарстан башкаласында яшәүчеләр октябрьнең беренче яртысында цифрлы хезмәтләрдән узган ел белән чагыштырганда берничә тапкыр активрак файдаландылар.

2020 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасында яшәүчеләр Россия Социаль иминият фонды тарафыннан эшләүче гражданнарга Россия Почтасының якындагы бүлекчәсендә түләнә торган иминият тәэминатын ала алалар. 9 ай эчендә 20 меңнән артык татарстанлы иминият түләүләрен алган.

Россиядә финанс ИТ-грамоталылыгы буенча Бөтенроссия кибердиктанты старт алды. Халык диктантта 1 ноябрьгә кадәр RUNET-ID платформасында катнаша һәм финанс өлкәсендә үз цифрлы белемнәрен тикшерә ала.

Агымдагы ел башыннан Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре гамәлгә кертелде. Эшләүче гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булачак һәм гражданнарның үз рөхсәте белән генә башкарылачак. Электрон кенәгәләргә күчү акрынлап тормышка ашырылачак. Әмма кәгазь кенәгәләргә күнеккән гражданнарны цифрлы хезмәт кенәгәсе бераз гына сагайта һәм аларның күбесендә нигезле сораулар туа. Шуны күздә тотып, без ТР Пенсия фондының Биектау идарәсе иминиятләштерүчеләр белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Лариса Галләмовадан халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирүен үтендек.


25
октябрь, 2020 ел
якшәмбе

Урман - илебезнең төп байлыкларыннан берсе. Шунлыктан республика җитәкчеләре агачларны кисү һәм ташу кагыйдәләренең җиренә җиткереп үтәлүен һәрчак игътибар үзәгендә тота. Татарстанның урман хуҗалыгына кагылышлы тәртип бозуларга юл куймау максаты белән төрле чаралар уздырылып тора. Мондый вакыйгалардан Биектау районы да читтә калмый. Әле күптән түгел генә агач ташуда намуссыз эш итүчеләрне ачыклау буенча районда рейд үткәрелде.

Чистарту корылмасы базасында Биектау коммуналь челтәре ясап куйган яңа кечкенә фермада шушы көннәрдә сөйкемле өч нәни йомгак - шук-шаян тиеннәр яши башлаган. Шушындый җитди җитештерү объектында урман кунакларына да урын табылыр дип кем уйлаган? Әмма коммуналь челтәр өчен бу район куллана торган суларны чистарту гына түгел, яңалык уйлап чыгару мөмкинлеге дә. Нәни җәнлекләр яшәячәк мохит тудыру. Шундый кечкенә ферма Чернышевкада да барлыкка килгән.

Биектауда яшәүче бер ират үзе яшәгән йорт янындагы яшел “утрау”ны юкка чыгарудан саклап калган. Моңа ничек ирешүен пенсионер үзе сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International