“Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясен тормышка ашыру барышында “Казан арты” паркында яшь агачлар утырттылар. Хәзер “Казан арты” паркында 2017 нче елда нигез салынган Гадел хөкем аллеясын 60 төп каен агачы бизәп торачак. Шәһәр яны урманчылыгы хезмәткәрләренең сизгер җитәкчелеге астында алып барылган әлеге чарада республиканың Югары суды һәм Биектау районы башкарма комитеты коллективлары катнашты.
Район җитәкчеләре өлкәннәр турында һәрдаим кайгыртып торалар. Ялгыз яшәүче гражданнарның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан хәйрия рейд уздырылды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүчеләр белән берлектә Биектау районының ялгыз яшәүче өлкән кешеләренең өйләренә янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланмалар куйдылар.
2019 елдан почта җибәрүләрен тапшыру турында электрон хәбәрнамәләр кулланучы Россия Почтасы клиентлары саны 16,5 тапкырга артты. Хезмәт күрсәтүдән файдаланучы эре оешмалар арасында - Югары Суд, Россия Федераль салым хезмәте, Россия Пенсия фонды, шулай ук финанс, иминият һәм башкалар.
2018 елда Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы белән берлектә Digital Start белем бирү платформасы эшли башлады. Быел Технологик эшмәкәрлек нигезләре буенча онлайн-курс барлык теләүчеләр өчен дә ачык.
2020 елның беренче тугыз аенда республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 2019 ел белән чагыштырганда, хәйриягә өч тапкыр күбрәк акча биргән.
Сентябрь аеннан республикада яшәүчеләр суд белгеченә Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша языла алалар. Бер ай эчендә «Чиратка язылу» хезмәте белән 220 татарстанлы файдаланган.
“Бар байлыгым - балаларым, моннан да зур байлык буламы?”, - ди Өнсә авылында яшәүче Нурания Зәбирова. 19 октябрь көнне 90 яшен каршылаган якташыбызны котларга өй тутырып ул-кызлары, кияү-киленнәре, оныконыкчыклары, туганнары җыйналган иде. Күпләргә үрнәк булырлык, горурланырлык тормыш юлы үткән, игелекле балалар тәрбияләгән хезмәт ветеранын котларга Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Минаева да килде. Юбилярны тәбрикләп, Рөстәм Галиулла улы Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләкләр тапшырды. Өй эче изге теләкләргә күмелде.
“Татарстан көзгеләре” проекты туристлык-рекреация кластерлары булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында халык тарафыннан тавыш бирүдә җиңү яулады. Зәңгәр күлләрне әйләндереп алган территориядә экокластер булдыруны күздә тотучы “Высокогорский” туристлык-рекреация кластеры проекты 18 мең 476 “лайк” җыйды.
Милли китапханә җитәкчесе урынбасарының «Ялкын» яшүсмерләр журналы өчен уздырган экскурсиянең видеоязмасын журналның YouTube каналыннан карап була.
Биектау районы - республиканың гел үсештә, һәрчак киләчәккә карап алга баручы районнарының берсе. Ел саен мәдәният йортлары, балалар бакчалары, мәктәпләр, яңа торак комплекслар, фельдшер-акушерлык пунктлары ачылу күркәм гадәткә әверелде. Тормышның сыйфаты яхшыра бару халык санында да чагылыш таба. 10 елда биектаулылар саны якынча 14 мең кешегә артты. Җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсе турында аның балаларга, аеруча физик мөмкинлекләре чикле балаларга мөнәсәбәтенә карап та фикер йөртергә була. Биектау районында әлеге эш берничә юнәлештә бара. Шундыйларның берсе - “Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру.