Иннополис университеты цифрлы икътисад юнәлешләре буенча терәк мәгариф үзәге булдыра. РФ Хөкүмәтенең тиешле карарын премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Үзәк төрле өлкәләрдән: медицина, нефть-газ сәнәгате, мәгариф, авыл хуҗалыгы, журналистика, Инженерлык эше, Төзелеш һәм башка өлкәләрдән айтишниклар һәм белгечләр әзерләү белән шөгыльләнәчәк. 2020 елда үзәкне финанслауга 550 млн. сумнан артык акча каралган.
Узган атнада 21 нче мәктәптә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен «бассейн» дигән беренче белем бирү интенсивы уңышлы тәмамланды. Ул Java платформасында эшләүгә багышланган иде. Оештыручылар - Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы, Саклык банкының республика бүлеге һәм 21 мәктәп.
«Халык контроле» системасына «Каты коммуналь калдыклар» юнәлеше буенча өч яңа категория өстәлде. Хәзер яшәүчеләр территорияләрне төзекләндерү, ТКХ, Сәламәтлек саклау һ. б. белән бәйле 64 категория буенча хәбәрнамәләр калдыра ала.
1 ноябрьгә кадәр мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Европада иң зур фәнни-техник иҗат фестивале - XII РОБОФЕСТ дәвам итә. Быел фестиваль беренче тапкыр онлайн уза. Турыдан-туры трансляция http://online.robofest.ru/ сайтында алып барыла.
Биектау район үзәк хастаханәсе госпитале - иң яхшыларның берсе. Анда дәваланучылар фикере һәм статистика мәгълүматларыннан чыгып, шундый нәтиҗә ясалган. Мондый күрсәткечләргә безнең районның медицина хезмәткәрләре тырышлыгы белән ирешелгән. Без үз заманыбыз геройларына, яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүчеләргә багышланган мәкаләләр урнаштыра башлыйбыз. Бүген сүз табиб-кардиолог Эльвира Фатыйхова турында барачак.
Басылып чыккан рейтингка өстәмә итеп, республика басмасы халык тавыш бирүен оештырды. Рөстәм Кәлимуллин, көмеш медальне Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев белән бүлешеп, өченче урынга чыкты.
Уку елының беренче чиреге тәмамланып та килә. 31 октябрьдән балаларның көтеп алган көзге каникуллары башланачак. Балалар өчен, әлбәттә, шатлык. Ә әти-әниләр өчен каникул чоры аеруча мәшәкатьле вакыт. Балаларны кайда калдырырга белмәгән әти-әни, аларның кулларына телефон, компьютер тоттырып, өйдә үзләрен генә калдырырга дә мәҗбүр була. Әмма район мәгариф бүлеге бу мәсьәләне өлешчә хәл итәргә алынды.
20.35 Университеты платформасында персональ санлы сертификатлар кысаларында курсларның яңартылган каталогы ачык. Бүгенге көннән проектта катнашу өчен гаризалары хупланган кешеләр цифровойсертификат.рф сайтында үзләренең шәхси кабинетларында уку юнәлешен сайлый ала.
Мәмдәл авылы мәдәният йортында иҗат кичәләре бик еш уздырыла. Чөнки биредә яшәү энергиясе ташып торган талантлы кешеләр байтак. Алар бәйрәмнәрне дә күңелле итеп уздыра белә. Күптән түгел авылның лаеклы игенчеләрен, терлекчеләрен хөрмәтләүгә багышланган күркәм бәйрәм уздырылды.
Ярты елдан бирле иң күп кузгатыла һәм иң күп сөйләнелә торган темаларның берсе - коронавирус инфекциясе. Аның турында имешмимешләр дә, фаразлаулар да җитәрлек. Хәзер аның икенче дулкыны башланамы, ә ничек дәваланырга, өйдән чыгарга ярыймы-юкмы? Әлеге сорауларга җавап табу максаты белән без тагын Биектау районы үзәк хастаханәсе каршында эшләп килүче госпитальгә юнәлдек.