ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2020 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл территорияләрендә әзер яки төзелә торган йортны сатып алу өчен, шул исәптән җир кишәрлеге белән, еллык 1,9% ташламалы ставка буенча ипотека кредиты ала алалар йә хезмәт хакы алучы клиентлар гамәлдәге кредитларын шул ук максатлар өчен рефинанслый алалар, ә корпоратив компанияләр – 2,2% ставка буенча алырга мөмкин, дип хәбәр итә.

Татарстанлылар 122 номеры буенча коронавирус йогышы буенча консультация алу өчен контакт-үзәк белән элемтәгә керә алалар. 8 800 222-59-00 элеккеге номеры шулай ук эшләвен дәвам итә.

Казанда республикада СБЕР ЕАПТЕКА​ беренче даруханәне ачу тантанасы булды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Ольга Голодец, республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм башкалар катнашты.

Республика халкы интернет-кибетләрдән чексыз һәм документларсыз Россия Почтасы ярдәмендә бушлай заказны кире кайтара ала. Сервис сатып алынган товарны почта бүлегендә гадиләштерелгән процедура буенча посылка биреп җибәрергә мөмкинлек бирә. Ел башыннан бирле татарстанлыларга 6 000 тапкыр хезмәт күрсәтелгән.

Пандемия булуга карамастан, республика халкы сәүдә үзәкләрендә ешрак була башлады. Көз көне Татарстанда үрнәкләрдәге мобиль интернет-трафик узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 27%ка арткан. Мегафон аналитиклары үз абонентларының мобиль активлыгын анализлап әнә шундый мәгълүматлар белән уртаклашты.

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында коронавирусны профилактикалау белән бәйле яңа сервис эшли башлады. Хәзер COVID-19 тестының нәтиҗәләре Дәүләт хезмәтләрендә кулланучының шәхси кабинетына йөкләнәчәк. Проект Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан Роспотребнадзор белән берлектә эшләнгән.

Биектау районының Соловцово авылында узган атнада Смоленск иконасы чиркәвенә караган гыйбадәтханәне изгеләндерү йоласы башкарылды. Чиркәү төзелгәнгә инде өч гасыр диярлек вакыт узган. Ул бик күп тарихи дәверләрнең шаһиты булган һәм әле дә үз урынында тора. Хәзерге вакытта гыйбадәтханә тулысынча диярлек яңадан торгызылган.

Юл-транспорт корбаннарын искә алу көне бөтен дөньяда ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ул Россиядә дәүләт тарафыннан билгеләнгән ял көне булып тормаса да, илебездә әлеге дата белән бәйле акцияләр хуплап каршы алына.

 

Биектау районында әти-әниләр социаль челтәрләрдә балаларының мәктәпләрдәге ашатудан зарланулары турында язалар: я порцияләре кечкенә, я ризыклар суынган була. Без моны үзебез тикшереп карарга булдык һәм Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенә юнәлдек.

Ул 1942 нче елдан бирле хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган һәм хәзер генә Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткан. Аның мәете калдыкларын Волгоград өлкәсенең эзтабарлар отряды тапкан. Анда табылган медальоннан җирләнгән кешенең ТАССРның Биектау районы, Пермяки авылында туган Ефимов Александр Семенович булганлыгын ачыклаганнар. Аны хәрбиләрчә бөтен шартына туры китереп, туган җирендә яңадан җирлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International