Без мәктәпләрдә укучыларны ничек тукландыруларын тикшерү турындагы язмаларыбызны дәвам иттерәбез. Бу юлы Биектау районындагы тагын бер мәктәптә булдык.
Ел саен 9 нчы декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Биектаулылар да нәкъ менә шушы көнне районыбыз геройларына - хәрби һәм хезмәт казанышлары белән Биектау районына дан-шөһрәт китергән тугыз кешене хөрмәт белән искә алдылар. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары да искә алынды.
Яңа ел якынлаша, дуслар. Ә Яңа елның төп билгесе - яшел чыршы. Кыш бабай да күптән килеп җитте инде, чыршылар бизәп йөри. Районда беренче елка “Казан арты” паркына урнаштырылды. Димәк, елкалар, Кыш бабайлар, Кар кызлары парады башланып китте. “Казан арты” паркында парад 10 декабрьдә узды. Чыршы янына берьюлы дистәләгән Кыш бабай һәм берсеннән-берсе чибәр Кар кызлары килде.
Моннан нәкъ сигез ел элек Россиянең алдынгы ИТ-вузларының берсе Иннополис университеты беренче тапкыр үз ишекләрен ачты.
Тавышлы ярдәмчесе Алисә ярдәмендә хәзер үзеңнең юлламаңның статусын, индексны, почта бүлегенең эш вакыты һәм адресын белергә, шулай ук төп почта хезмәтләре буенча консультация алырга мөмкин.
Ике атна эчендә COVID-19 мәсьәләләре буенча халык консультациясе өчен яңартылган кайнар линия эше барышында контакт-үзәккә татарстанлылардан 15 329 шалтырату килгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы грант алучыларны тыңладылар.
Соңгы вакытта Татарстанның эре шәһәрләре халкында популяр кибетләрдә сатылмый торган табигый фермер продукциясе белән кызыксыну арта бара. Татарстанда «ПромРейтинг» агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән уздырылган тикшеренүләр нигезендә, безнең республикада яшәүчеләрнең 33,6%ы өчен азык-төлек җитештерүченең җирле компаниядән булуы мөһим, ә халыкның 25,4%ы өчен бу аеруча мөһим!
14 декабрьдә техниканы ремонтлау һәм язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. Шуларның беренчесе Лениногорск районында Татарстанның тугыз районыннан авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, баш инженерлар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашында узды.
Казан дәүләт аграр университетында 2020/2021 еллардагы чемпионат циклының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының яңа – «Цифрлы игенчелек» компетенциясе ачылды. Чараны Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев ачты.