Без мәктәпләрдә укучыларны ничек тукландыруларын тикшерү турындагы язмаларыбызны дәвам иттерәбез. Бу юлы Биектау районындагы тагын бер мәктәптә булдык.
Мәктәптә ашату турында моннан алда чыккан мәкалә белән кызыксынучылар күп булды. Безгә бик күп фикерләр һәм кайсы мәктәпкә барып тикшерергә кирәклеге турындагы үтенечләр яудырдылар. Ни кызганыч, икенче атна рәттән без төрле сәбәпләр белән Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенә эләгә алмыйбыз. Шуңа күрә бу атнада беренче мәктәпкә юл тоттык. Элеккеләрендәге кебек үк - алдан кисәтүсез.
Без ашханәгә килеп кергәндә беренче сыйныфларның иртәнге аш вакыты иде. Кайнар су да бар, сабын да. Кагыйдә буенча янәшәдә генә кулларны кипшертү өчен ике киптергеч торырга тиеш, әмма күпчелек мәктәпләрдә розетка бер генә булганлыктан, я бер киптергеч кенә эшли, я булмаса тройник тоташтырылган.
Килүгә үк ризыкларның җылылык дәрәҗәсен тикшердек. Бөтенесе дә нормада күздә тотылганча. Токмач кап-кайнар, хәтта тиешле температурадан кайнаррак та әле. Башка ризыклар белән дә барысы да тәртиптә. Ризыклар менюда күрсәтелгәнчә.
Без барлык склад биналарында да булдык. Биредәге чисталык һәм тәртипнең күз буяу өчен генә түгел, һәрвакытта һәм даими булуы сизелеп тора. Һәр бүлмәдә дымлылык һәм температураны билгеләү өчен датчик куелган, ризыклар кухняда әзерләнә. Менюдагы ризыклардан анализ алырга кирәк булса дип, тәүлеклек пробалар суыткычта саклана.
- Әзерләнгән ризыкларның пробалары 38 сәгать саклана, - дип билгеләп үтте контроль-хисап палатасы рәисе Наил Хәйретдинов.
Башкарма комитет вәкиле балаларның ярыйсы гына тәмләп ашауларына игътибар итте. Калдык-постык та алай күп түгел. Димәк, балалар алларында торган ризыкларны ашап бетерәләр дигән сүз. Тәлинкәләргә салынган ризыклар суынып өлгермәсен өчен нәниләргә подносларны өстәлгә китереп куярга кизү торучы өлкән сыйныф укучылары булыша.
Иң соңыннан савыт-сабаларны да тикшереп чыктык. Монысында да бәйләнерлек сәбәп табылмады - савыт-сабаларның яңа икәнлеге күзгә бәрелеп тора. Әлбәттә инде, аларның ватылган-кителгән урыннары да юк.
- Без бернинди җитди кимчелекләр дә тапмадык. Яшелчә саклагычларын, азык-төлек әзерләү цехын карадык, укучыларга бирелә торган ризыкларның авырлыгын һәм ни дәрәҗәдә җылы булуын да тикшердек - бернинди ризасызлыклар да юк, - диде контроль-хисап палатасы рәисе Наил Хәйретдинов.
Районның башкарма комитет вәкиле белән берлектә без Биектау районындагы мәктәпләрдәге ашханәләрне тикшерүне дәвам иттерәчәкбез.
Галия ИЛДАРОВА