ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Билгесез солдат көне илебез тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул беренче тапкыр 2014 елның 3 декабрендә билгеләп үтелә. Бу көнне Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган, җир шарының төрле кыйтгаларында яу кырларында башларын салган сугышчы солдатларны искә алу чаралары уздырыла. Мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында батырлык дәресләре оештырыла. Әлеге истәлекле көн совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүне, тынычлык өчен гомерләрен биргән ватандашларыбыз турындагы хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя.

Биектау муниципаль районы Советының IV утырышында 2021 - 2023 елларга бюджет кабул ителде. Бюджетның керем һәм чыгым өлешләре нинди булыр? Киләсе өч еллык бюджет конструкциясендә социаль юнәлеш сакланырмы?


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Биектау районында инвалидлар декадасы бара. Шул уңайдан төрле хәйрия чаралары уза. Чираттагысы - ел саен зурлап билгеләп үтелә торган - хәйрия марафоны. Марафон “Йөрәктән - йөрәккә” дип атала һәм сәламәтлекләре, физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итү максатыннан уздырыла. Быел ул 11 нче тапкыр оештырыла.

“Хәтер уты” белән “Геройлар Аллеясы” мемориаль комплексы, Биектау авылында Җиңү һәм ял паркы төзелеше, әле тагын күп фатирлы йортлар, универсаль спорт мәйданчыклары һәм юллар салу. Болар барысы да 2010 нчы елдан башлап һәм Габделнур Хөсәенов катнашында башкарылган. Габделнур Хәсәнович Биектау районында меценат буларак та танылган.


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Romanian Master of Informatics - Европада иң дәрәҗәле турнирларның берсе. Иннополис университеты Казан һәм Иннополис лицейлары белән бергә җыелма команданы әзерләде.

Ел саен декабрь башында өлкәннәр һәм балалар илнең төп тылсымчысына хатлар язалар. Россия почтасы Кыш Бабайга хатны ничек дөрес итеп җибәрү турында искә төшерә.

Россия Федерациясе Цифрлаштыру министрлыгы программа белән тәэмин итү исемлегенә кертү өчен гаризалар эшкәртүне төгәлләде, ул электрон җайланмаларга алдан урнаштырылырга тиеш.

13 декабрьгә кадәр республика халкы 30% ташлама белән вакытлы басмаларга язылу рәсмиләштерә ала. Россия почтасы нәшрият йортлары белән берлектә 1 700 дән артык газета һәм журналга язылу бәясен киметәчәк.

WorldSkills 2020/2021 Региональ чемпионатының өченче этабы тәмамланды. Иң яхшы яшь ИТ-белгечләр исеме өчен 28 компетенциядә берничә йөз бала ярышты.

Хоккей белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Хәзер инде биредә чишенү бүлмәләре дә җитми башлаган. “Биектау” спорт мәктәбе директоры күңелгә ятышлы проблеманы хәл итүнең үзенчәлекле юлын тапкан. Хәзер хоккей формаларын яңа чишенү бүлмәсендә кияргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International