Июнь азагында “Россия Федерациясендә умартачылык турында”гы Федераль закон гамәлгә керде. Аның нигезендә бал кортларын агрохимикатлар һәм пестицидлар белән агулауга юл куймас өчен умартачыларны яклау мәсьәләләре җайга салына. Әлеге законны кабул итүгә 2019 нчы елның җәендә бал кортларының күпләп үлүе сәбәп булды.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Биектау районында яшәүче Павел Петрович Лядков туган көнен билгеләп үтте.
Быел «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» Чернышевск авылында бик үзенчәлекле үтте. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре агымдагы елда “алтын” һәм “бриллиант” туйларын билгеләп үтүче парларны өйләренә килеп тәбрикләде. Өлкән парлар өчен концерт программасы да әзерләнгән иде.
Эссе, коры һава торышы янгын сүндерү бүлекчәләре өчен кызу эш чоры. Мондый көннәрдә чыгулар саны да кискен арта. Чөнки авыл торак пунктларында, урман-парк зоналарында, авыл хуҗалыгы җирләрендә һәм бакча яны участокларында коры үлән һәм чүп-чар януга бәйле янгыннар саны арта. Эсселек 30 градус һәм аннан да югарырак булганда янгын чыгу өчен бер очкын да җитә.
Тиз үсә, талымсыз һәм һава торышына бәйле үзгәрешләргә бик чыдам. Корычагач (ясень) яфраклы өрәңге яки халык телендә Америка өрәңгесе дип аталучы агач турында бик еш телгә алмыйлар. Чөнки игътибар үзәгендә икенче чүп үләне - балтырган тора. Әмма корычагач яфраклы үлән турында да онытырга ярамый.
1 июльдән ай саен түләнә торган яңа төр пособиеләргә гаризалар кабул итү башлана. Гаризаны июль аенда биргән кешеләргә пособие - июль аеннан, август аенда биргәннәргә август аеннан түләнә башлый.
Биектау районында спорт көрәше йолдызы, РСФСР чемпионы, СССР Кубогы иясе, Европа чемпионы һәм СССРның Халыкара класстагы спорт мастеры Сергей Тимофеев белән хушлаштылар. Сергей Федорович үзен бик яхшы спортчы һәм тренер итеп танытты. Аның кул астында шөгыльләнүчеләр республиканың иң көчле көрәшчеләре булдылар.
Буа районының "Авангард" хуҗалыгы игенчеләре беренчеләрдән булып уракка чыктылар. Кырлардагы эшне Буа районы башлыгы Рәнис Кәмәртдинов тикшерде.
2021 елның 5 аенда Татарстан Республикасында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 168 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде һәм аларда 8 бала һәлак булды, 172 бала тән җәрәхәтләренә дучар ителде.
Районда чүп-чарны җыештыру проблемасы беркайчан да көн тәртибеннән төшми. Һәр кеше үз участогында, йортының әйләнәтирәсендә тәртип урнаштыра башлагач, җәй көне бигрәк тә. Тиешле инстанцияләргә шикаятьләр дә озак көттерми - аларда күзгә ташланып тора торган тәртипсезлекләр турында гына түгел, тиешле урыннардан чүп-чарны азагына кадәр җыеп алып китмәүләре турында да язалар. Әмма чүп-чар мәсьәләсе бик җиңелләрдән түгел.