Үсә-үсә... Америка өрәңгесе

2021 елның 10 июле, шимбә

Тиз үсә, талымсыз һәм һава торышына бәйле үзгәрешләргә бик чыдам. Корычагач (ясень) яфраклы өрәңге яки халык телендә Америка өрәңгесе дип аталучы агач турында бик еш телгә алмыйлар. Чөнки игътибар үзәгендә икенче чүп үләне - балтырган тора. Әмма корычагач яфраклы үлән турында да онытырга ярамый.

Туган ягы Төньяк Америка булганга корычагач яфраклы өрәңгене Америка өрәңгесе дип атыйлар. Европага экзотик агач буларак XVII гасырда, Россиягә шул ук гасыр азагында кертелә. XX гасыр башында ул инде ботаника бакчаларыннан “качып”, җирле табигатьтә таралып үрчергә тотына. Әлеге агачны иң элек торак пунктларны, паркларны яшелләндерү максатында кулланганнар.

Ул тиз үсә, талымсыз, карарга, тәрбияләргә кирәкми. Шуңа күрә Америка өрәңгесен совет чорында бик күп утыртканнар. Әлеге эшкә укучыларны һәм студентларны җәлеп иткәннәр. Агач утырту өмәләреннән соң, балалар бер-ике үсентене өйгә дә алып кайтып киткән. Шул рәвешле килмешәк агач тагын да ныграк һәм тизрәк таралган.

Без “Россельхозцентр” ФДБУның Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина белән очрашып, корычагач яфраклы өрәңгенең зыяны турында сөйләштек.

- Беренчедән, әлеге агач агулы матдәләр тарата һәм янәшәсендә үсүче башка үсемлекләргә зыян сала. Икенчедән, өрәңге шытымнары җирле агачларны кысырыклап чыгара. Өченчедән, аның орлыгы бик күп һәм алар бик тиз тарала, - ди Любовь Занина.

Әле бүген дә Америка өрәңгесен белмичә ландшафт дизайнында файдаланалар. Нәтиҗәдә ул шәһәр җирлек ләр еннән авыл хуҗалыгы җирләренә, урманнарга тарала. Тулысынча шушы килмешәктән торган табигый бергәлек барлыкка килә.

Корычагач яфр ак лы өрәңге балтырган белән күршеләр булып ташландык урыннарда күпләп үсәләр. Алар каен, тал, зирек кебек агачларны юкка чыгарып баралар.

Ни өчен без бу кискен мәсьәләне күтәрергә булдык соң? Чөнки балтырганнан аермалы буларак, корычагач яфраклы өрәңгегә каршы бернинди көрәш алып барылмый. Америка өрәңгесен кем исәптә тота дигән сорауга район урманчылыгында да, “Россельхозцентр”да да уңай җавап алмадык.

- Ул беркая да исәптә тормый. Агач булганлыктан, тирә-юньгә зыян салучы чүп үләннәре исемлегенә кертелми, - диде әңгәмәдәшебез.

Америка өрәңгесе ни өчен зыян салучы үсемлекләр исемлегендә түгел? Балтырган кебек үк котырып үсә бит. Бәлки, бу корычагач яфраклы өрәңгенең “үз тормышы” белән яшәвенә бәйледер. Белгечләр ел да балтырганның таралу тирәлеген алдан фаразлый. Ә менә Америка өрәңгесе турында искә алучы юк. Аның нинди зур мәйданда таралып үсүен чамаласак, ни дәрәҗәдә куркыныч янавын да аңлар идек, бәлки.

- Якын арада, мәсәлән, бер елдан Америка өрәңгесе балтырган кебек үк зур куркыныч тудыра башлар дип уйламыйм. Ни генә дисәң дә, әлеге килмешәк кешегә зыян салмый бит. Аның таралу мәйданнары да кечерәк. Кеше кулы җиткән урында корычагач яфраклы өрәңге үсми. Шуңа күрә ул балтырган белән бер дәрәҗәдә тормый дип саныйм, - ди Любовь Занина.

Без төшергән фотода Америка өрәңгесе үсентеләре күбрәк булуын да искәртик. Әйе, ул бөтен кешене дә “тешләми”. Әмма аның да корбаннары бар. Корычагач яфраклы өрәңге чәчәк атканда аллергиядән интегүчеләргә куркыныч тудыра. Америка өрәңгесе ринит, конъюктивит, астма кебек авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

- А в ы л җ и р л е к л ә р е тирә-юньдәге чисталыкны контрольдә тотарга тиеш. Җәмәгать урыннарында чүп үләннәрен даими чабып, чистартып тору зарур. Балтырган белән көрәшү авыррак. Ә менә Америка өрәңгесен җиңү өчен тәртип һәм чисталык та җитә, - ди әңгәмәдәшебез.

Без үткәргән тикшерү нәтиҗәсе буларак, шул ачыкланды: якын арада беркем дә Америка өрәңгесенә каршы көрәш башламаячак. Чөнки проблема ул дәрәҗәдә үк кискен тормый. Әмма корычагач яфраклы өрәңге “йоклап ятмый”. Авылларыбыз тәмам әлеге килмешәккә “батып” беткәч соң булмагае.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International