Быел «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» Чернышевск авылында бик үзенчәлекле үтте. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре агымдагы елда “алтын” һәм “бриллиант” туйларын билгеләп үтүче парларны өйләренә килеп тәбрикләде. Өлкән парлар өчен концерт программасы да әзерләнгән иде.
«Зоренька» халык вокаль ансамбле авылда барысына да таныш. Мәдәният йортында үтә торган концертларда аларның чыгышын көтеп алалар. Гаилә көнендә ансамбль өлкәннәрне өйләренә килеп котлады. Быел Чернышевск авылында алты пар кыйммәтле асылташлар исеме белән билгеләнгән туйларына әзерләнә. Өй учагының җылысын, ихлас хисләрне һәм гаилә мөнәсәбәтләренең татулыгын бик күп еллар саклап яшәү серләрен безгә Геннатуллиннар гаиләсе ачып бирде:
- Без гомерербез буе бер-беребезне тыңлап, хөрмәт итеп яшәдек. Аллага шөкер, йөрәкне йөрәккә куеп гомер итәр өчен дә бик күп сабырлыклар, тыйнаклык кирәк. Ә без бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек. Мәхәббәт шулдыр инде ул, - ди Дания Геннатуллина.
Чернышевск авылында гомер итүче өлкән гаиләләрнең күбесе шушы җирдә туып, шунда гомер иткән. Барысы да совхозда эшләгән. Бүген алар авылның мәртәбәле, хөрмәткә лаек кешеләре.
- Бүген без юбилейлары белән котлаган парлар, аларның гаилә әгъзалары барысы да мине туганнан бирле беләләр. Мин дә шулай ук. Аларны асылташ туйлары белән тәбрикләү минем өчен дә зур шатлык, - ди Чернышевск авылы мәдәният йорты директоры Наталья Петросян.
Өлкәннәр өчен мондый җырлы-моңлы концерт көтелмәгән бүләк булды. Күбесенең күзләре яшьләнде. Юбилярларга Биектау районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең рәхмәт хатларын тапшырдылар. Ә «Зоренька» ансамбле аларны ап-ак ромашка бәйләмнәре белән шатландырды. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълыкны сурәтли. Ансамбльдә чыгыш ясаучылар юбилярларга тагын 5 елдан – чираттагы юбилей елында - тагын килергә вәгъдә иттеләр.
Эрнест Абдулаев