ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның агросәнәгать комплексы ветераны Илдус Рахмановны 70 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында «АПК продукциясен экспортлау» проектының максатчан күрсәткечләренә ирешүнең агымдагы динамикасы һәм аларны үтәү фаразлары турында киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин рәислегендә узды. Республика исеменнән нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов һәм азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин катнашты.

Инеш бистәсендә яшәүче Миңнесәвия белән Нурулхак Малитовлар гаиләсендә быел икеләтә бәйрәм. Бер атнадан алар тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп бергә атлауларының 65 еллыгын бәйрәм итәчәкләр. 4 ноябрьдә гаилә башлыгының 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Нурулхак белән Миңнесәвия өч бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныкларын үстерергә булышканнар, хәзер алты оныкчыкка сөенеп яшиләр. Юбилярны котлау өчен туган-тумача һәм якыннар бәйрәм табыны янына җыелышкан.

Ике кешенең янгында һәлак булуы ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм социаль яктан хәвефле хәлдәге гаиләләрнең йортларына һәм фатирларына чираттан тыш рейдлар ясарга сәбәпче булды. Янгын күзәтчелеге һәм социаль хезмәт хезмәткәрләре янгын хәбәрчеләренең ничек эшләвен тикшерәләр. 23 нче октябрьдә Сосновка авылында сигналлар куелган йорт янды. Әмма күршеләр сигнал тавышын ишетмәгәннәр. Янгын сүндерүчеләр хуҗалар җайланманың батареяларын алыштырырга онытканнардыр диләр. Шундый игътибарсызлык нәтиҗәсендә олы яшьтәге хатынкыз һәм аның туганнан туган энесе ут капкан йорттан чыга алмый һәлак булалар.

Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яңа спорт мәйданчыгы файдалана башларга әзер. Ул әле күптән түгел ачылган чаңгы базасы янында урнашкан. Әлеге комплекс ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнү һәм тапшыру мәйданчыгы булачак. Аңа барлыгы 2 миллион сум акча сарыф ителгән. Быел республикада шундый 4 мәйданчык ачылачак.

”Россиядә бер атна ял эпидемиологик вазгыятьне яхшырту, кешеләр бер-берсе белән азрак аралашсыннар, буш вакытларында коронавирус инфекциясеннән прививка ясатып кайтсыннар өчен кертелгән иде.

Илебездә күпме кеше яши? Алар кайларда эшлиләр? Нинди телдә сөйләшәләр? Әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавапны Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча 2022 ел азагында алырбыз. Бу мәгълүматлар - соңгы ун елда илебез һәм аның халкының ничек үзгәрүе турындагы мәгълүматның төп чыганагы. Җанисәп алу 2020 елда ук узарга тиеш иде, әмма коронавируска кагылышлы вазгыять үзенең төзәтмәләрен кертте.


7
ноябрь, 2021 ел
якшәмбе

Хәзерге вакытта тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан виноград  эчемлеге алда бара. Аның өчен 43 мең  тавыш бирелгән. Шулай ук Казан чәк-чәге һәм Татарстан балы лидерлар унлыгында.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Икорный дом Дары Волги» җитештерү предприятиесендә һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында булды.

Бүген  Марат Җәббаров “Татарстан  Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе” ФДБУ башлыгы Сергей Захаровка  Рәхмәт хаты  тапшырды.  Ул 36 елдан  артык  әлеге өлкәдә уңышлы эшли һәм шушы  көннәрдә   60 яшьлек юбилей бәйрәмен билгеләп  үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International