Бүген Марат Җәббаров “Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе” ФДБУ башлыгы Сергей Захаровка Рәхмәт хаты тапшырды. Ул 36 елдан артык әлеге өлкәдә уңышлы эшли һәм шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилей бәйрәмен билгеләп үтте.
Сергей Захаров үз эшчәнлеге барышында һәрдаим Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән актив хезмәттәшлек итә. Хәзерге вакытта аларның хезмәте тарафыннан чәчүлекләрне куркыныч гидрометеорология күренешләреннән иминләштерү алгоритмнарын эшләү буенча эш алып барыла.
Ведомство башлыгы “АПК системасында озак еллар намуслы хезмәт итүе өчен һәм һөнәри бәйрәм – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан” бүләкләнде.