Биектау районында тагын бер сәламәтлек саклау учреждениесе ачылды. Бөреле бистәсендә «Социаль инфраструктура объектларын төзү» федераль программасы кысаларында яңа амбулатория сафка бастырылды. Җирле халык аның ел дәвамында көтте. Ниһаять, амбулатория үзенең беренче пациентларын кабул итәргә әзер.
Риваятьләргә караганда, Раштуа узганнан соң, караңгы төшкәч, эңгер-меңгер вакытта җен-пәриләр хакимлек итә башлый диләр. Алар кешегә зыян китермәсен өчен үзенчәлекле йолалар үткәрелә. Кешеләр җәнлек-хайваннар булып киенәләр, табигатьтән өстен башка серле көчләр образларын гәүдәләндерәләр һәм шуның белән үзләрен тискәре көчләрнең начар йогынтысыннан саклыйлар.
Кемнәрдер Яңа ел табынына әзерләнгән тәм-томнар белән сыйланган арада икенчеләр бергәләп спорт белән шөгыльләнеп алуга өстенлек бирделәр. Биектау районында 2022 елда иң беренче чара итеп “Аеклык чаңгы юлы”н уздырдылар. Ярыш Биектау районының дини җәмгыятьләре инициативасы белән оештырылды.
Бу атнада Россиядә Коткаручылар көнен билгеләп үттеләр. Янгынга каршы хезмәт - гадәттән тыш хәлләрдә район кешеләренең иминлеге сагында иң мөһим хезмәтләрнең берсе. Биектау районы 113 нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре дә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен көндәгечә уяу сакта үткәрделәр. Нәтиҗәле хезмәт буенча Татарстанда лидерлар рәтендә булган отрядта барлыгы 60 кеше эшли. 2021 елда алар тарафыннан 130 янгын сүндерелде.
Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Өйне җыештырып, чыршы бизәү өчен иң кулай вакыт. Кемнәрдер чыршының ясалмасын куярга күнеккән булсалар, кайберәүләр урманнан чынын алып кайтуга өстенлек бирәләр. Ә менә Урман хуҗалыгы министрлыгы мондый гамәлнең законга каршы булуы турында кисәтә. Татарстанда “Чыршы” оператив-профилактик операциясе башланды һәм ул 31 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Район җитәкчеләре һәм депутатлар “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе кысаларында Яңа ел белән котлауларны башлап җибәрделәр. Узган атнада алар чыршыдан балаларның Кыш бабайга үтенечләре язылган хатларын алганнар иде. Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов Евсеевларның ишле гаиләсен якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, балаларга аларның Кыш бабайдан сораган бүләкләрен биреп сөендерде.
“Казан арты” паркында Биектау районының төп чыршысын ачу тантанасы булды. Биек, купшы чыршы үз янына олыларны һәм балаларны җыйды, термометр баганасы шактый салкын булуны күрсәтсә дә, берәү дә туңып басып тормады.
Күптән түгел Лаеш районында бер балыкчы су астына киткән. Бәхеткә, аны коткарып калганнар. Юка боз өстендә йөрергә батырчылык итүчеләр күп түгел. Тәҗрибәле балыкчылар кайчан ярда тоткарланырга кирәклеген, ә кайчан бозга чыгарга яравын белеп торалар. Биектау районындагы елга-күлләргә без, балыкчылар белән очрашып, аларга куркыныч янавы турында кисәтү өчен, Биектау янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе белән бергә бардык.
“Тургай” балалар бакчасы базасында ел да оештырыла торган “Ел тәрбиячесе” конкурсының район этабы узды. Республика финалында район намусын яклау хокукы өчен районның 7 педагогы көч сынашты.
Биектау районында урнашкан төзелеш материаллары җитештерү компаниясе быел да Мәскәүдә «МеталлЭкспо 2021» халыкара күләмдә узган күргәзмәдә җиңү яулап кайтты.