“Чыршы” операциясе: урманда агач кисүчеләрне тоткарлау рейды башланды

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Өйне җыештырып, чыршы бизәү өчен иң кулай вакыт. Кемнәрдер чыршының ясалмасын куярга күнеккән булсалар, кайберәүләр урманнан чынын алып кайтуга өстенлек бирәләр. Ә менә Урман хуҗалыгы министрлыгы мондый гамәлнең законга каршы булуы турында кисәтә. Татарстанда “Чыршы” оператив-профилактик операциясе башланды һәм ул 31 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

20 нче декабрьдән башлап Шәһәр яны урман хуҗалыгы белгечләре “Чыршы” операциясенә - законсыз агач кисүләр юкмы икән, дип күзәтергә чыгалар. Урманчылык җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, закон бозучылар елның елында кими бара, хәзер күп кеше чыршының ясалмасын куюны кулайрак күрә. Штраф түләгәнгә караганда, әлбәттә, монысы яхшырак.

- Урманда үз белдегең белән кисеп алынган Яңа ел чыршысы өчен тәртип бозучыга карата протокол төзелә һәм аңа 3000 сумнан алып 4000 сумга кадәр, вазифаи затларга - 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына, - дип аңлатты “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе урынбасары Алмаз Ханнанов.

Ул гына да түгел, зыян 5 мең сумнан артса. РФ ҖКның 260 нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Нишләргә соң? Әгәр дә сезнең өегезгә чын чыршы куясыгыз килсә, урманчылык белән элемтәгә керегез. Биредә махсус плантацияләр - питомник һәм электртапшыргыч линияләр астындагы урыннар бар. Ул шулай уйланылган, чөнки үткәргечләр астында агачларны тиешле бер биеклеккә җиткәч барыбер кисәргә туры киләчәк. Анда Яңа ел чыршылары үстергәндә экологиягә бернинди зыян да килми. Ә агачны урманнан үз белдегең белән кисеп алганда кеше экологик системага тыкшынып кына калмый, ул урманнарны юкка чыгаруга да үзеннән өлеш кертә.

Ике метрга кадәр үсү өчен чыршыга 10 ел вакыт кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International