Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең һәм Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенең киңәйтелгән уртак коллегиясе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов, Ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Константин Савенков һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Пермь крае делегациясен кабул иттеләр. Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Ришат Хәбипов һәм Марсель Мәхмүтов, шулай ук «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты. Пермь крае делегациясен Пермь краеның агросәнәгать комплексы министры Павел Носков җитәкләгән һәм министрның беренче урынбасары Татьяна Пестова килгән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы территориясенә хайваннар өчен йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүен һәм таралуын булдырмау мәсьәләләре буенча республика штабы утырышы узды. Анда министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Галиев катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре һәм ветеринария берләшмәләре башлыклары да катнашты.
19 гыйнварда православие динен тотучылар олы бәйрәмнәрнең берсе - Хач мануны билгеләп үтәләр (Крещение). Суны элек-электән үк иң изге табигать байлыгы дип санаганнар. Хач манылган су тереклек суы дип йөртелгән, ул авырулардан дәвалый, кешегә тән көче генә түгел, рухи ныклык та бирә дигән ышану бүгенге көнгә кадәр яши. Кач ману - Инҗил (Евангелие) буенча, Гайсә Коткаручының (Иисус Христос) Иордан елгасы суында Чукындыручы Яхья (Иоанн) тарафыннан аруландыру вакыйгасына бәйле христиан динендә урнашкан бәйрәм. 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында бәйрәм ителә. Халык календаренда, «керәшен суыклары» буларак искә алына. Бу турыда без тулырак мәгълүмат алу өчен Биектау районы Благочинные Александр Ермолинга мөрәҗәгать иттек.
Тимер юлчылар Биектау районы хакимияте белән берлектә акция оештырдылар һәм аның барышында руль артында утыручыларга, шулай ук җәяүлеләргә тимер юл кичүләрендә сак һәм уяу булу, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрчак истә тоту зарурлыгы турында искәрттеләр.
Районда халык саны артканнан арта бара. Әлеге вазгыятькә бәйле рәвештә юлларда хәрәкәт тә көчәя. Хәрәкәт күп булган урында юл һәлакәтләре саны да арта. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Россия территориясендә 132 меңнән артык авария теркәлде, аларда 15 меңләп кеше һәлак булды. Районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлтранспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлтелгән чараларны еш уздыралар. Әле шушы көннәрдә генә тагын бер файдалы акция үткәрелде.
“Казан арты” паркында бәйрәм чарасы оештырылды. Биектау районы артистлары бирегә җыелучыларны үзләренең иҗат җимешләре белән сөендергән арада спорт мәйданчыкларында Яңа ел уеннары үткәрелде.
Помидор һәм кыярны өйдә тәрәзә төбендә дә үстереп була икән бит. Урамда әле кар ятканда тәрәзә төбеннән өзеп алган кыярны кетер-кетер ашавы кызыктыр ул. Аны юып түгел, киемгә сөртеп тормасаң да буладыр инде. Яшелчәләрне бүлмәдә үстергән бакчачылар тәҗрибә белән уртаклаша.
Петр 1 нең 1722 елның 12 гынйварында расланган Бөек Указы нигезендә Россия прокуратурасы барлыкка килгән. Агымдагы елда Россия прокуратурасының 300 еллыгы билгеләп үтелә.
Эстачи авылында озак көтелгән вакыйга булды - “Шаян” балалар бакчасы ачылды. Соңгы елларда Биектау авылында, Эстачи һәм Пермякида шәхси секторда зур төзелеш эшләре бара. Халык саны арта бару тиешле карарлар кабул итүне, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзүне дә таләп итте.