ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2022 ел
якшәмбе

“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәге белгечләре 18 яшьтән өлкәнрәк - сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен көндезләрен күпмедер вакытны бергә җыелып, иҗат белән шөгыльләнеп уздыру төркеме оештырдылар. Әлеге күркәм гамәлнең максаты - өлкән инвалидларны хезмәт һәм социальмәдәни эшчәнлеккә җәлеп итү. Комплекслы үзәк базасында осталык дәресләре һәм төрле чаралар уздырыла.

Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе территориясендә урнашкан боз тартмасы бер көнгә районда хоккей тормышының үзәгенә әверелде. Чөнки анда ишегалды командалары арасында турнир оештырылды. Аның төп шарты - спорт мәктәбенә йөрүче хоккейчыларның катнашмавы. Турнирда бары һәвәскәрләр генә уйнады.

Гыйнварның тәүге атналары карга-буранга бигрәк тә бай булды. Кешеләр дә бер-берсе белән очрашканда күбрәк быел карның күплеге, аны көрәп тә бетереп булмау турында сөйләшәләр. Безнең газетаны укып баручылар ни өчен теге яки бу урамда кар көртләрен җыеп алып китмиләр, дип зарланалар. Ә кемнәрдер, киресенчә, юлларны үз вакытында чистартканнары өчен рәхмәт белдерәләр. Әмма табигать барыбер үзенекен итә, кар тагын ява, тагын юлларны каплый. Аның үз вакытында җыеп алынуын районның административ-техник инспекциясе контрольдә тота.

Узган ял көннәрендә Биектау районы “Усад” автодромында Россия чемпионаты һәм Кубогына автоярышлар узды.


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Күңелгә шом кертә торган төшләр була. Кайвакыт бик куркып яки дулкынланып уянасың да, әле атналар буе шуның турында уйлап йөрисең. Киресенчә, бик якты төшләр дә була, алары да бик озак вакыт баштан чыкмаска мөмкин. Нәрсәгә керде икән дип юрый да башлыйбыз әле... Ә юрарга ярыймы икән соң?

Футбол манежы безнең районга Татарстан Республикасында универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү программасы гамәлгә ашырылу нәтиҗәсендә биреләчәк. Биектау районына әлеге программага керергә үсмерләр футболында да, шулай ук өлкәннәрнекендә дә тотрыклы рәвештә югары күрсәткечләргә ирешү ярдәм итте.

Бу атнада православие динен тотучылар чиркәү календарендагы иң олы бәйрәмнәрнең берсе - Хач мануны (Крещение) билгеләп үтте. Бу көнне барлык христианнар чиркәүдә булып, гыйбадәт кылдылар. Ә 18 - 19 гыйнвар көннәрендә дин әһелләре чиркәүләрдәге һәм бәкеләрдәге суны изгеләндерделәр. Изгеләндерелгән су «Иордань» дип атала. 18 гыйнварда, чиркәүдә дога укыганнан соң кешеләр изгеләндерелгән суны савытларга тутырып өйләренә дә алып кайталар. Суны бүлмә почмакларына, тәрәзәләргә бөркеп, өйне чистарталар, аруландыралар.

Узган җәй авыл хуҗалыгы өчен бик катлаулы ел булды. Иртә яздан ук корылык башланды, җәй көнендә дә яңгырлар сөендермәде. Игенчелек кенә түгел, терлекчелек тә зыян күрде. Шул сәбәпле ел башыннан игенчеләр һәм терлекчеләр киләсе ел уңышын мулдан итү хәстәрен күрәләр. Бу атнада «Битаман» хуҗалыгында район күләмендә күчмә семинаркиңәшмә узды. Аның эшендә хуҗалыкларның баш зоотехниклары һәм агрономнары, авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе вәкилләре, Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Камияр Байтемиров рәислегендә Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм Президиумы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ленар Гарипов һәм Ришат Хәбипов, шулай ук банк вәкилләре, компетенцияләр үзәге вәкилләре, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Хәзер Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының сөт продукциясе атна саен хатын-кызлар өчен «Бишек» («Колыбель») кризис үзәгенең Казан, Яшел Үзән  филиалларына да китерелә. Үзәк бөтен кирәкле продукцияне: атланмай, сөт, каймак, эремчек һәм йогыртларны бушлай ала.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International