ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Шимбә, 5 апрель көнне, район оешмалары һәм предприятиеләренең Бөек Җиңүнең 69 еллыгын уздыруга әзерлек буенча оештыру киңәшмәсе булды.
Үсмерләр арасында Гер спорты буенча Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелеге март ахырында Зәйдә узды. Аның төп максаты бөтенроссия һәм халыкара ярышларга җибәрү өчен иң көч-леләрне ачыклау иде.
 Язның беренче ае Биектау балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләрнең төрле дәрәҗәдәге конкурсларда соклангыч җиңүләре белән истәлекле булды.
“Өмет” Үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Биектау” хәйрия фонды белән берлектә “Үзең һәм дөнья белән гармониядә” дигән проект буенча эш алып барыла.
Россиядә балаларга карата кылынган җинаятьләр саны соңгы ун елда дүрт тапкырга арткан. Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары әнә шундый.

28
март, 2014 ел
җомга

Ел саен дөньяның күп кенә илләрендә Бөтендөнья социаль хезмәт көне билгеләп үтелә. Быел ул 17-23 мартта «Социаль хезмәт атналыгы» буларак билгеләп үтелде.

Биектау муниципаль районы мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – хәрби-патриотик тәрбия турында “Тулпар” мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Наталья Владимирова сөйләде.

Һөнәр кешенең холкына йогынты ясый. Монысы – бәхәссез. Көн саен кайгы-хәсрәт, бәхетсезлек белән очрашып торгач, игелекле, сизгер күңелле, игътибарлы булып калу мөмкинме икән? “Мөмкин генә түгел, кирәк, – ди судья Харис Вәлиуллов. – Юкса мондый һөнәр иясе була алмыйсың”.

Коррупциянең барлык төрләренә каршы көрәшү – дәүләтебез һәм республика эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Питрәчтә узган зона киңәшмәсендә сүз хакимият органнарына, матбугат һәм җәмәгатьчелеккә бу афәткә каршы тору өчен бергәләшеп эшләү зарурлыгы турында барды. Биектау районыннан анда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Нияз Әхмәтҗанов һәм “ТАТМЕДИА” ААҖ филиалы директоры Габдулла Галләмов катнаштылар.
Бүгенге көндә Дөбъяз авылында яшәүче Садрый Гарәфи улы Гарәфиев Бөек Ватан сугышына 1944 елның ноябрендә алына. Ленинград өчен барган бәрелешләрдә катнаша, Белоруссия территориясендә дә сугыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International