Россиядә балаларга карата кылынган җинаятьләр саны соңгы ун елда дүрт тапкырга арткан. Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары әнә шундый.
Хокук саклаучылар китергән күңелсез статистикага караганда, безнең илдә көн саен төрле җәбер-золымнан биш баланың гомере өзелә икән. Сәбәпләрне эзләп ерак китәсе түгел, еш кына балалар үз гаиләләрендә кыерсытуларга дучар була. Нәтиҗәдә, социаль ятимнәр һәм караучысыз калган балалар саны ел саен йөзәр меңгә арта. Бүгенге көндә Россиядә 740 мең ятим бала исәпләнә.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматлар да сискәндерерлек. Узган 2013 елда безнең төбәктә балигъ булмаганнарны җәберләү белән бәйле 2 меңнән артык җинаять эше кузгатылган...
Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча “Гаилә” республика мәгълүмат-методика үзәге директоры Татьяна Журавлева искәрткәнчә, Татарстанда 2009 елдан “Җәбер-золымсыз балачак” республика программасын тормышка ашыру барышында яшүсмерләрне яклау проблемасына игътибар шактый арткан. Мәгълүм ки, бу программа гаиләдә һәм җәмгыятьтә кыерсытуларга дучар булган балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм, гомумән, мондый очракларны кисәтү максатында белем бирү учреждениеләре, социаль яклау хезмәтләре һәм эчке эшләр органнарының уртак эшчәнлеген оештыруны күз уңында тота. Нәтиҗәдә, соңгы дүрт ел эчендә социаль хезмәткәрләр Татарстанда җәбер-золым корбанына әйләнгән бер мең баланы ачыклаган. Шул сәбәпле, 386 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, ә 767 баланы гаиләләреннән алырга туры килгән.
Инде быелның дүрт ае дәвамында гына да республика буенча 30лап гаиләдә 78 күңелсез очрак теркәлергә өлгергән. Кара исемлектәге алдынгылар рәтендә – Казан шәһәре (19 очрак) һәм башкалага якын районнар – Яшел Үзән (11) белән Биектау (8). Исемлектә шулай ук Кукмара, Минзәлә, Түбән Кама, Чистай, Азнакай районнары бар. Монда беренче чиратта өлкәннәр тарафыннан балаларга тиешенчә тәрбия күрсәтмәү, сабыйларга физик көч куллану һәм психик саулыгына зыян китерү күренешләре турында сүз бара. Кызганычка, бер көчләү очрагы да фаш ителгән.
Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең аеруча җитди җинаятьләрне тикшерүче 3нче бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев сүзләренчә, балаларны көчләү очраклары нәкъ менә аеруча җитди җинаятьләрдән санала һәм моның өчен закон буенча каты җәза каралган. Әмма балаларны төрле җәберләүләрдән якларга тиешле белгечләр үз вазифаларын тиешле дәрәҗәдә башкармаган вакытта да юстиция подполковнигы аларга карата җинаять эше ачуны таләп итә. Бу атнада гына да Айрат Вәлиев шундый ике җинаять эшен кузгаттырган. “Бер яшүсмер кыз баланың муенына анасы балта белән суккан... Баксаң, ул хатын ана хокукыннан мәхрүм ителгән икән. Әмма бала аның янында нишләгән соң, социаль хезмәтләр нәрсә караган? Ярый әле бала исән калды. Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәшгуль кешеләр үз вазифаларын җаваплы башкармый икән, димәк, аларның битарафлыгы, профессиональсезлеге үзе үк җинаятькә тиң”, – дип аңлата Айрат Вәлиев.
Әйтергә кирәк, инде дүрт ел Татарстанда балалар өчен “ышаныч телефоны” эшли. Әмма анда кабул ителгән шалтыратуларның яртысы – шаярту очрагы. Җәмәгать урыннарында, белем бирү учреждениеләрендә киң таратылган 8-800-2000-122 номерына балалар кызык эзләп, сынап карау өчен шалтыратырга ярата икән. “Зеркало” халыкка социаль-психологик ярдәм күрәтү республика үзәге хезмәткәре Ирэна Боброва сүзләренчә, узган ел балаларның “ышаныч телефоны”на барлыгы 5547 мөрәҗәгать килгән. Шуның 2274 очрагында – балалар уйнап шалтыраткан. Гадәттә исә яшүсмерләр бу телефон номерын җыеп, психологтан тормыш мәгънәсе турында сорый, яшьтәшләре һәм әти-әниләре белән уртак тел таба алмауларына зарлана. Үз-үзенә кул салу белән янаган балалар да була, әлбәттә. Андыйларны психологлар төшенке уйларыннан кире кайтарырга тырыша. “Балалар сөйләгәннәрдән җинаять факты ачыкланса, без шунда ук эчке эшләр органнарына хәбәр итәбез. Балаларны яклар өчен, аларны үз-үзләрен якларга өйрәтергә кирәк: кыерсытуларга дучар булганда, алар бу хакта башкаларга әйтә белсеннәр иде”, – ди Ирэна Боброва.
Вәзгыять аеруча яз көне кискенләшә башлый, дип белдерә социаль хезмәткәрләр. Бу чорда әйләнә-тирәдәге балаларның иминлеген бигрәк тә күз уңында тотуың хәерле. Әлеге уңайдан Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Татьяна Забегина җәмгыятьтә гражданлык җаваплылыгын тәрбияләү өстендә эшләргә чакыра. “Күршедә бала елаганын күреп-ишетеп торган кешеләр мондый хәлгә битараф калмаска тиеш. Сәбәпне ачыкларга, тиз арада тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк”, – ди Татьяна Забегина. Кисәтүнең әһәмияте турында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция участковыйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе урынбасары Лариса Осипова да раслый. Аның фикеренчә, сабыйларын җәберләүдә “тотылган” ата-аналарга вакытында кисәтү ясалса, баланың хокуклары турында, аңа ничек итеп дөрес тәрбия күрсәтүне аңлатып, сөйләшүләр үткәрелсә, акылына килгән кешеләр дә була.
Лилия ГАДЕЛШИНА