ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Россиядә саранчаларга мониторинг үткәрәләр.
Соңгы елларда рус милләтеннән булган егет һәм кызларның ислам динен кабул итүләре турында еш ишетергә туры килә. Хәзерге – исламны дөрес аңламаудан килеп чыккан исламофобия таралган чорда әлеге тема, миңа калса, тагын да актуальләшә бара. «Ислам хатын-кызларны кысрыклый!» дигән миф яшәп килсә дә, рус милләтеннән булган кызлар ислам динен кабул итүләрен, мөселман егетләренә кияүгә чыгуларын дәвам итә.
Казанның 12 нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Тәүфыйк Фәтхрахманович Сафинның эш бүлмәсендә утырам. Гомеренең инде алты дистәгә якын өлешен шушы тармакка багышлаган Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, күпләргә гомер бүләк иткән ак халатлы табибның сүзләре Гиппократ анты кебек яңгырый: «Фидакарь хезмәт, риясыз шәфкатьле ярдәм, зур кешелеклелек сыйфатлары булганнар гына чын табиб була ала». Һәрхәлдә, хәзер дә көне-төне эш урыны – авырулары яныннан өзелеп тормаучы Тәүфыйк абый САФИН өчен ул шулай булып кала да...
Инде ничә елдан бирле Казандагы дары заводын шәһәрдән читкә чыгару турында сүз бара. Заводның генераль директоры Хәлил Гыйниятов фикеренчә, бу – кычытмаган җирне кашу, чөнки чынлыкта моңа бернинди дә ихтыяҗ юк.
Көнбатыш санкцияләр җиле Казанның күчемсез милек базарына да килеп җитте. Мәсәлән, Европаның бер инвесторы, сәяси вазгыять тотрыкланганчы, Россиядәге  ике проектын туктатып торырга булган. Әлеге компаниянең Россия шәһәрләрендә 7 проектын гамәлгә ашыруы, шуның берсе Казанда булуы мәгълүм. Татарстан башкаласында ул казанлылар арасында бик тиз популярлашып киткән эре сәүдә  үзәген сафка бастырган иде. Аңа өстәмә корылма төзү планы, болай булгач, тиз генә барып чыкмаска охшаган.
Ире хатынына әйтә икән:
– Сөеклем, моннан соң кыйммәтле фатирда яшәячәкбез!
– Нәрсә, әллә яңа фатир сатып алырлык акча таптыңмы?
– Юк ла инде. Коммуналь түләүләр тагын күтәрелгән, шуңа гына әйтүем.

Украинаның үзенчәлекле тарихи вакыйгалар исемлеге якшәмбе көнне Президент сайлауларын үткәрү белән тулыланды. Аның үзенчәлеге шунда – сайлаулар илнең көньяк-көнчыгышында сугышлар кайнаган вакытта, дәүләттә сәяси дә, икътисади да тотрыклылык булмаган чорда узды. Шуңа күрә, гадәттә, сайлаулар вакытында төп фаразлар кайсы кандидатның беренчелекне яулавына кагылса, бу юлы аларның үткәрелү-үткәрелмәве дә зур сорау астында иде әле.

Сабан туйларның иң шәбе Саба районының Миңгәр авылында булганлыгын соңгы елларда белмәгән кеше калмагандыр инде. Барып,  аны үз күзләре белән бер тапкыр күреп кайтучылар исә, быелгысы кайчан була икән, дип баш ваталардыр. Белеп торыгыз, Миңгәр Сабан туе быел 7 июньдә кичке 5тә башлана!
Җәй уртасында гына була торган эссе көннәр артта калды, алдагы көннәрдә температура төшәчәк.
«Пессимистлар әнә кытай телен өйрәнсен, оптимистлар инглиз телен өйрәнә», – дигән фикерне ишетергә туры килгәне бар. Болай дип уйлаучылар оптимистларның чынбарлыктан яхшы хәбәрдар булган шул ук пессимистлар булуын онытып җибәрә, күрәсең.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International