ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2014 ел
шимбә
Физик культура, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт академиясенең  өйрәнү-лаборатория корпусында  “Ел спортчысы-2014” дип аталган премия тапшырылды. Биредә  2014 елгы спорт сезоны йомгаклары буенча спортчылар, спорт федерацияләре, тренерлар, спорт  оешмалары һәм ширкәтләр, массакүләм-мәгълүмат чараларын хөрмәтләү тантанасы булды. Әлеге очрашуда  Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Нәрсә соң ул мәдәният? Мәдәниятле  кеше нинди булырга тиеш? Кемне  мәдәниятле кеше дип санау турында һәркемнең  үз  фикере булырга мөмкин.
Наҗия апа Маликова кыш чыгарга туган авылы  Каракүлдән  кызы Луиза һәм кияве Әмир янына Бикнарат авылына килә.  90 яшьлек юбилеен да ул шушында бәйрәм итте.

Яңа ел алдыннан ылыслы агачларны саклау буенча махсус рейдлар уздырыла.

Һөнәрләр турында  республикакүләм “Киләчәккә билет” дип аталган  иншалар конкурсының  2 нче сайлап алу туры тәмамланды.

Оешма, предприятие, йорт тирәләрен Яңа елга иң яхшы бизәүчене ачыклау өчен  ике көн дәвамында район территориясендә  конкурс комиссиясе йөрде.

Кыш бабай белән Кар кызының килүе Чыпчык авыл җирлеге территориясендә яшәүче  тыл хезмәтчәннәре, солдат толлары, сугыш чоры балалары өчен көтелмәгән күңелле яңалык булды.

“Бурычлары күп булган шәхси  эшмәкәрләрне бурычларын түләт-терү айлыгы” барышында Пенсия Фонды идарәсенең Суд приставлары хезмәте  белән  бергә бурычлары күп булган  шәхси эшмә-кәрләр янына йөрүләре дәвам итә.
2014 нче елның 15 нче декабреннән 2015 нче елның 10 нчы гыйнварына кадәрге  чорга  республикада янгынга каршы махсус режим кертелде.
Гадәт буенча һөнәри осталык конкурслары төрле белгечлектәге эшчеләр, медицина хезмәткәрләре,  укытучылар, механизаторлар, кулинарлар арасында уздырыла. Ә менә мәктәптәге аш пешерүчеләр арасында андый конкурс безнең районда быел беренче тапкыр оештырылды. Ул  берничә этапта булды. Йомгаклау турын Биектау районының  иң яхшы  13 мәктәп аш пешерүчесе  арасында мастер-класс итеп   оештырдылар,  ул 1 нче Биектау урта мәктәбендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International