Наҗия апа Маликова кыш чыгарга туган авылы Каракүлдән кызы Луиза һәм кияве Әмир янына Бикнарат авылына килә. 90 яшьлек юбилеен да ул шушында бәйрәм итте.
Хубҗамал белән Малик Вәлиевлар гаиләсендә Наҗия өлкән бала була. Әти-әнисе заманына күрә гыйлемле кешеләр булганлыктан, Кече Рәс җидееллык мәктәбен тәмамлаган Наҗияне Казан фармацевтика техникумына укырга җибәрәләр. Ләкин укып бетерергә насыйп булмый, чөнки сугыш башланып, барлык ният-планнарны, өметләрне җимерә. Әтисе фронтка китә, әнисе биш бала белән кала. Сайланып торып булмый, Наҗия кая кушсалар, шунда эшли. Ул сугыш елларында Айбаш авыл Советында башта – салым агенты, аннары сәркатип була. Беренче карашка аның эше җиңел тоелса да, Наҗия апа кешеләр янына салым алырга баруның никадәр авыр булганын хәзер дә хәтерли әле. Кешеләрнең көчкә очны очка ялгап яшәүләрен күреп тора ул, ләкин салым планын да үтәми ярамый. Сугыш вакытының кырыс законнарына барысы да буйсынырга тиеш була.
Сугыштан соң Каракүл авылына юллама буенча Питрәч районыннан фронтовик Василий Попов укытучы булып килә. Мәктәптә хезмәттәшләре белән беренче танышканда ук, ул үзенең исемен Вәли дип әйтә. Шуннан бирле гомер буена керәшен егете Василий, әйбәт, хезмәт сөючән Вәли абый булып, кешеләрнең күңеленә кереп кала. 1950 нче елда Наҗия белән Вәли өйләнешәләр. Ул заманда укытучыларны еш кына бер авылдан бер авылга күчереп йөрт-кәннәр. Наҗия дә иреннән калмый, алар Сая, Чуваш Иле авылларында яшиләр һәм эшлиләр.
Сугыш беткәч, Наҗия техникумны уңышлы тәмамлый һәм үз белгечлеге буенча эшкә урнаша. Зур Көек авылындагы медпунктта ул Кодаш, Каракүл һәм Зур Көек авыллары халкына медицина ярдәме күрсәтә.
– Безнең апаның үзенчәлекле сәләте бар: аяк-куллары чыккан кешеләр аңа еш мөрәҗәгать итә иде. Чыккан сөякне үз урынына бик оста итеп утырта иде ул, – дип сөйли энесе Нияз. – Беркемне дә кире бормады. Эшен бик яратты, хәтта пенсия яшенә җиткәч тә эшләвен дәвам иттерде. Ярдәм сорап килүчеләр аның яныннан өзелеп тормады.
Аның сүзен юбилярның кызы Луиза дәвам итә.
– Әни пенсия яшенә җиткән елларда «Урал» колхозының Каракүл бригадасында терлекчеләр өчен профилакторий булдырдылар. Әнине шунда эшкә чакырдылар. Ул бер дә каршы килмичә, бик теләп биш елга якын шунда эшләп алды. Профилакторийга терлекчеләр генә түгел, бөтен авыл халкы йөри иде. Үз эшен бик ярата иде әниебез. Хәзер дә ул елларны сагынып сөйли.
Наҗия апа белән Вәли абый биш бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Альбер Казанда яши. “Оргсинтез” берләшмәсендә эшләп, хәзер лаеклы ялда. Надыйр Төмән өлкәсенә китеп урнашкан. Җәйләрен ул һәрвакыт әнисе янында туган авылында уздыра. Эдуардның эше дә, яшәве дә – Мәскәүдә. Кызганыч ки, кызлары Элиза, каты авырудан соң, 53 яшендә вафат була. 48 ел бергә яратышып һәм тату яшәгән ирен 1998 нче елда соңгы юлга озата Наҗия апа.
Соңгы ике ел Наҗия апага кайгылы вакыйгалар алып килде: бер-бер артлы энесе Әүзах һәм сеңлесе Сөмбелә бакыйлыкка күчтеләр. Алар икесе дә гомерләрен педагоглык хезмәтенә багышлаганнар иде. Әүзах Маликович – Зур Көек, Мәмдәл, Айбаш мәктәпләрендә директор, директор урынбасары булып, Сөмбелә Маликовна Олы Битаман мәктәбендә укытучы булып эшләде. Хубҗамал апа һәм Малик абыйның балалары, әти-әниләренең васыяте буенча, бик бердәм, тату яшәделәр һәм яшиләр. Якын кешеләрен югалту бик авыр булса да, Наҗия апа үзенә хас сабырлык һәм зирәклек белән бу кайгыны кичереп җибәрергә тырыша.
Бергә яшәгән кызы Луиза һәм кияве Әмир турында аерым әйтәсем килә. Алар Наҗия апага булган хөрмәт һәм яратуларын сүз белән түгел, эш белән раслаучылар. Алар егерме еллап Чаллыда яшә-гәннәр. Луиза «КамАЗ» заводында инженер-технолог булып эшләгән, Әмир – «Камгэсэнерго-строй»ның бер бүлегендә баш инженер булган. Аннан алар Казанга күченеп кайтканнар. Луиза белән Әмир ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, икесе дә Казан университетын тә-мамлаган. Эльмира – ТИСБИда доцент, кафедра мөдире, Лениза тәрҗемәче булып эшли.
Наҗия апа ялгыз калгач, Әмирнең туган авылы Бикнаратта йорт җиткереп, бу гаилә кайта-килә шунда яши башлаган. Үзләре Казанга китсәләр, Наҗия апа да алар белән китә, җай чыгып, Бикнаратка кайтсалар, әниләре дә алар белән авылга кайта. Бер сүз белән әйткәндә, Наҗия апаны ялгыз калдырмыйлар. Бәхетле ана – тагын ни дип әйтәсең инде.
– Иң зур шатлыгым – барлык балаларым да акыллы, тәртипле булып үстеләр, эшләгән җирләрендә зур абруй казандылар. Хәзер кызым Луиза белән киявем Әмир тәр-биясендә яшим. Игътибарлы, кайгыртучан булулары өчен аларга рәхмәтем зур. Минем бар теләгемне үтәргә тырышалар. Олыгайгач, кеше бераз көйсезрәккә әйләнә бит. Кызым Луиза белән киявем Әмир дә, аларның балалары да, авырсынмыйча, ихластан тәрбиялиләр үземне. Аларга һәрвакыт Аллаһы Тәга-ләдән иминлек, сәламәтлек, бәхет, муллык, тынычлык һәм олы мәхәб-бәт сорыйм, – ди Наҗия апа.
Наҗия апаның 13 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Алар барысы да әби тәрбиясен күреп үсәләр: бергә яшәмәсәләр дә, каникулларын авылда үткәрәләр.
90 яшьлеге белән Наҗия Малик кызы Маликованы Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, Олы Битаман һәм Айбаш авыл җирлекләре башлыклары Рушания Галимҗанова һәм Равил Сафиуллин котладылар. Алар юбилярга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, рухи ныклык, тормышның ямен табып яшәвен теләделәр.
Без дә ихлас күңелдән бу изге, матур теләкләргә кушылып, хезмәт ветераны Наҗия Малик кызы Маликовага күтәренке кәеф, җан тынычлыгы телибез.
Сания ШАКИРОВА