ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
31 декабрьдә Түбән Кама шәһәрендә “Әллүки” балалар бакчасы ачылачак. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак. “Әллүки” балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән, моннан тыш биредә логопед һәм психолог кабинетлары, музыка һәм спорт заллары бар.
Киләсе елда Татарстанда республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә белем бирүнең бер үк төрле сыйфаты тәэмин ителүгә игътибар биреләчәк. Моннан тыш, мәгариф өлкәсендәге төп юнәлешләр арасында мәктәпкәчә белем бирү, һөнәри юнәлеш бирү һәм урта һөнәри белем булачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде.
Иске елны  озату һәм яңасын каршы алу район тарихында  икенче тапкыр боз тамашасы белән билгеләп үтелде.
Узган елда Татарстанда мөһим вакыйгаларның берсе булып, Иннополиста “Таттелеком” ААҖ 4G (LTE) челтәрен эшләтеп җибәрү булды.
Физик культура, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт академиясенең  өйрәнү-лаборатория корпусында  “Ел спортчысы-2014” дип аталган премия тапшырылды.
Яңа ел алдыннан ЮХИДИ бүлегендә эшләүчеләр хәйрия акциясе  уздырдылар.
Иске елны  озату һәм яңасын каршы алу район тарихында  икенче тапкыр боз тамашасы белән билгеләп үтелде.

30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Биектау районының өч авыл җирлеге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән хезмәт урынында файдалану өчен “Шевроле-Нива”  җиңел автомобильләренә лаек булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казаннан ерак түгел урнашкан Иннополис юлдаш шәһәре территориясендәге объектлар төзелешенең барышын тикшереп чыкты.
2014 елның 29 декабреннән республика мәктәп укучыларының кышкы каникуллары башланды. Укучыларның ялы ике атна дәвам итәчәк һәм 11 гыйнварда тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International