Яңа ел тамашасы

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

Иске елны  озату һәм яңасын каршы алу район тарихында  икенче тапкыр боз тамашасы белән билгеләп үтелде.

Кичә  “Биектау”  боз сараенда  тамашачыларга – район оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре хезмәткәрләренә боз өстендә «Кызыл калфак»  («Красная шапочка») дигән күңелле әкият күрсәтелде. Фигуралы шуу осталары гаҗәеп нәфис  хәрәкәтләре белән таң калдырдылар.
2014 ел йомгаклары буенча төрле тармак хезмәткәрләрен,  иң яхшы спортчыларны, шулай ук биналарның алгы якларын һәм әйләнә-тирәсен  Яңа елга иң яхшы бизәүчегә  оештырылган конкурста  җиңүчеләр  Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының һәм Биектау муниципаль районы башлыгының  Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шоу азагында керү билетлары номерлары буенча  лотерея уйнатылды, район артистларының иң яхшы чыгышларыннан концерт булды. Бәйрәмне Боз сарае янындагы  чыршы ачылышы   йомгаклап куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International