Иң яхшы спортчы – безнең районнан

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

Физик культура, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт академиясенең  өйрәнү-лаборатория корпусында  “Ел спортчысы-2014” дип аталган премия тапшырылды.

Биредә  2014 елгы спорт сезоны йомгаклары буенча спортчылар, спорт федерацияләре, тренерлар, спорт  оешмалары һәм ширкәтләре, массакүләм-мәгълүмат чараларын хөрмәтләү тантанасы булды. Әлеге очрашуда  Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Спортның Олимпиягә карамаган төрләре буенча ТРның иң яхшы спортчысы” номинациясендә районыбызның данлыклы спортчысы, самбо буенча халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең спорт мастеры, 2014 елгы Европа чемпионатының көмеш призеры  Анастасия Ковязина дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International