ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2015 ел
якшәмбе
Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе яңа уку елына әзерләнә.
Татарстан Президенты вазифасына “Бердәм Россия” партиясеннән тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә үз кандидатурасын теркәү өчен бүген республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды.
Соңгы вакытта Россиядә “селфи” ясаганда (үз-үзеңне фотога төшерү) һәлак булучы яшьләр саны арта башлаган. Шуны истә тотып, Россиянең Эчке эшләр министрлыгы яшь буын вәкилләре өчен махсус белешмә әзерләгән.
Дактилоскопия мәгълүматы документларны яңадан торгызу, югалган  балаларны,  өлкән кешеләрне эзләү, гражданинның шәхесен тәңгәлләштерү буенча  шактый күп мәсьәләне хәл итәргә булыша ала. Аның үзенчәлекләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы  бүлеге  штаб  начальнигы  Кадрия Латыйпова сөйли. 

10
июль, 2015 ел
җомга
Ил җәмгыятен җитди борчуга салучы  кискен проблемаларның  берсе – наркомания. Бу мәсьәләдә Алат авыл китапханәсе, мәктәп, авыл мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык  пункты мәгърифәтчелек  бурычын үтиләр.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм  иткәндә  без яу кырларында ятып калган, безгә тыныч тормыш бүләк иткән бабаларыбызны, карт бабаларыбызны, туганнарыбызны, якыннарыбызны, якташларыбызны искә алдык.
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов май-июнь айлары нәтиҗәләре буенча иң яхшы эш күрсәткән җитәкчеләр исемлегенә эләккән. Республика лидеры һәрвакыттагыча – беренче өчлектә.
2015 ел - Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Башкаларыннан аермалы буларак, бу елның үз логотибы да бар. Әлеге елның төп максаты - экологик культура булдыру, зиһеннәргә сакчыллык, ватанпәрвәрлек орлыгы салу. Туган ил - ул бит иң элек туган җир дигән сүз.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Кытай халык республикасына барырга җыена.
Көчле яшенле яңгыр Татарстанның 7 районын утсыз калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International