Рөстәм Миңнеханов эш нәтиҗәлелеге буенча - беренче өчлектә

2015 елның 10 июле, җомга
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов май-июнь айлары нәтиҗәләре буенча иң яхшы эш күрсәткән җитәкчеләр исемлегенә эләккән. Республика лидеры һәрвакыттагыча – беренче өчлектә.


Әлеге тикшеренү “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге белгечләре тарафыннан уздырылган. Алар Россия төбәкләре башлыкларының май-июнь айларындагы эшчәнлегенә анализ ясаган, төбәк һәм федераль экспертларның фикеренә таянган, ачык материаллар өстендә эшләгән. Нәтиҗәдә, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Ямало-Ненец автоном округы башлыгы Дмитрий Кобылкин һәм Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко иң нәтиҗәле эш башкарган җиткәчеләр дип табылган.

Әлеге җитәкчеләрдән кала беренче бишлектә Төмән өлкәсе башлыгы Владимир Якушев һәм Кемерово өлкәсе башлыгы Аман Тулеев та бар.

Шунысын да билгеләп үтәбез: Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов әлеге төр рейтингларда һәрвакыт алдынгы урыннарны тота. Әлеге тикшеренү үзәге тарафыннан әзерләнгән, март-апрель айлары буенча төзелгән рейтингта Рөстәм Миңнеханов, гомумән дә, беренче урынны яулаган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International