Бу көннәрдә анда агымдагы ремонт уздырыла: парталарны, коридор һәм сыйныф бүлмәләре стеналарын буйыйлар, агарту эшләре бара. Тәрәзә рамнарын да буярга җыеналар.
Яңа уку елында өч авылдан мәктәпкә 50 бала барачак. Быел беренче сыйныфка җиде бала киләчәк. Аларны Наилә Мусина укытачак.
Соңгы елларда беренче сыйныф укучыларының саны бер дәрәҗәдә саклана. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәлак булган якташ-сугышчыларга мәктәп территориясендә һәйкәл ачылды. Аны авыл мәктәбенең зур булмаган тату коллективы карап, чистартып, тәртиптә тота.