ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе
Алат мәктәбендә Аҗаган уенының беренче этабы булды.
21 февраль көнне Кече Рәч клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Могҗизалы кичә" уен-бәйге уздырылды.

  23 февраль көнне Дөбъяз мәдәният йортында “ Ил барда- егет хур булмас” дигән чара узды. Чара бүгенге көндә армия сафларында үз бурычларын үтәп,  илебез сагында торучыларның хатлары нигезендә оештырылгын  һәм хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләре , туганнары  чакырылган иде. Илебез сагында  торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар,күгебез гел аяз булыр. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребезгә хәрби хезмәтләрен үтәгәндә, туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына  күрсәтерләр дигән ышаныч белдерәбез


23
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Казанда Татарстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясенең агросәнәгать комплексының  2015 елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2016 елда хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә багышланган  киңәйтелгән утырышы булды.

Алдагы ял һәм бәйрәм көннәрендә Биектау районыда урнашкан   музей һәм авыл зоопарклары туристларны кабул итәргә әзерләнә. Музейдан алынган  белешмәләргә караганда, бүгенге көндә йөздән артык кеше безгә килергә теләк белдергән.

Отставкага чыгу кеше тормышында  аерым бер урын алып тора. Ә инде бу вакыйга  макталу,  намуслы хезмәтең өчен рәхмәт сүзләре ишетү белән бергә үрелеп барса,   яшәү яме дә  арта, яшәешкә  тирән мәгънә дә өстәлә.

Узган атнада  Казанда Татарстанның  ДОСААФ (Армиягә, авиациягә, флотка ирекле ярдәм җәмгыяте –Добровольное общество содействия армии, авиации и флоту) тирында кече калибрлы мылтыктан ату  буенча республика ярышлары үтте.

Хәлим Зәбировның  кызыклы тормышы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге турында редакциягә хат килде.


22
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Ямаширмә "Йолдыз"балалар бакчасында 19 февраль көнне уртанчылар төркемендә  "Ватанны саклаучылар көне" темасын йомгаклап, бәйрәм кичәсе узды.

19 февраль көнне Ямаширмә авыл китапханәсе  6 сыйныф укучылары белән шагырь Муса Җәлилнең тууына 110 ел булуга багышланган "Туган ягым шагыйре" исеме астында викторина уздырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International