Хәлим Зәбировның кызыклы тормышы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге турында редакциягә хат килде.
"Туган авыл... Туган җир... Бу темага күпме шигырь, күпме җыр язылган! Бик күп алар. Сүз дә юк, авылның табигате бик матур.
Ләкин авыл халкына табигать матурлыгы гына җитми. Аның үзенең тормышын, көнкүрешен яхшыртасы килә. "Авыл – үзе бер кечкенә генә дәүләт", – дип язган иде драматург, язучы Туфан Миңнуллин. Ә дәүләт үссен, баесын өчен булдыклы җитәкче кирәк. Бүгенге көндә авылның яшәеш мәсьәләләрен хәл итүчеләр – авыл җирлеге башлыклары.
Халыкның барлык проблемалары да алар җилкәсендә. Шулай ук җитәкче үзе дә халыктан башка берни эшли алмый. Ул да һәрвакыт халыкның кайгыртучанлыгын, ышанычын тоеп эшләргә тиеш. Җитәкчегә җиңел түгел: чөнки һәр кешенең күңеле – кара урман. Шул урманда адашып калмас өчен, аннан чыгу юлын табар өчен аңа дипломат та, юрист та булырга кирәк. Шулай бербөтен булып яшәгәндә генә авыл яши, авыл үсә. Ә андый җитәкчеләр бар. Шуларның берсе – безнең авыл җирлеге башлыгы Зәбиров Хәлим Габделхак улы. Хәлим Габделхаков улын Олы Кавалда гына түгел, республикада да, тирә-як районнарда да яхшы беләләр, хөрмәт итәләр. Хәлим Габделхак улы – Олы Кавал егете. Ул 1956 елның 23 февралендә Габделхак абый белән Мәрьям апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Ишле балалы гаиләдә ул кечкенәдән хезмәтнең нәрсә икәнен белеп үсә. Габделхак абый белән Мәрьям апа балаларының белемгә омтылуларын теләгән. Балаларның белемле булуның бәхетнең башы икәнен аңлаганнар.
Хәлим Габделхак улының мәктәптәге яраткан фәне физика була. 5 нче сыйныфта укыганда ук инде ул 8 нче сыйныф дәреслекләреннән мисаллар чишкән. Ә уенчык бүләк итсәләр, аны уен түгел, төзелеше кызыксындырган. Авыл мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлагач, ул Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга китә. Аннан бухгалтер һөнәре алып чыга. 1974 елда армия сафларына алына. Хезмәт иткәндә ул үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә. Командирлары тарафыннан язылган Рәхмәт хатлары туган авылына таба юл ала. Шул ук командирлары Хәлим Габделхаковичның тырышлыгын, укуга хирыс булуын күреп алып, югары уку йортына керергә киңәш бирәләр. Ул Мәскәү шәһәренең Ломоносов исемендәге дәүләт университетының механика-математика бүлегенә укырга керә. Аннан ул инженер-конструктор дипломын алып чыга. 10 ел ОКБ "Союз" предприятиесендә хезмәт куя. Үз һөнәре буенча фәнни хезмәтләр яза. Уйлап табу өлкәсендә уннан артык таныклык алуга ирешә.
Тик 1991 нче елларда илебез икътисадының асты өскә килә. Оборона предприятиеләре ябыла башлый. Югары белемле, туып килүче яшь галим, инженер-конструктор Хәлим Габделхак улы кыскартуга эләгә. Бу елларда бик күпләр югалып кала. Тик Зәбировлар андыйлардан түгел. Алар – тырыш, максатчан, булдыклы нәсел. Алар тормыш дилбегәсен һәрвакыт кулда ныклап тотарга кирәклеген аңлап үскән.
1993 елда Хәлим Габделхак улы туган авылына – "Чулпан" колхозына баш хисапчы булып кайта. Үз эшен җиренә җиткереп башкару, бухгалтериядә үзгәрешләр кертү, заманча технологияләр белән эшләү аны булдыклы хезмәткәр итеп таныта. Авылга газ кертү, асфальт юл салу – шушы елларның нәтиҗәсе. Ә 2005 елда авыл халкы аңа үзенең зур ышанычын күрсәтә. Хәлим Габделхак улы авыл башлыгы итеп сайлана. Менә монда инде саннар белән түгел, кешеләр белән эшләргә кирәк. Һәр кешегә ачкыч табарга, авыл эчендәге күпсанлы проблемаларны чишәр өчен халыкны берләштерергә кирәк. Эшне башлап җибәрү аңа, әлбәттә, җиңел булмагандыр. Менә 10 елдан артык инде ул шушы җирлектә авыл халкы белән бербөтен булып яши. Олылар өчен таяныч булса, яшьләр өчен – үрнәк һәм киңәшче.
Хәлим Габделхак улы үзенең 60 яшьлек юбилеен зур уңышлар, матур казанышлар белән каршылый. Хөкүмәт тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, дипломнары турында гына да аерым язарга булыр иде. Ул үзенең булдыклылыгы, һөнәри осталыгы һәм зирәк җитәкче булуы белән генә түгел, ә кайгыртучан ата, игътибарлы ул, сөекле ир булуы белән дә хөрмәткә лаек. Әнисе Мәрьям апаның хәзерге вакытта исән-сау булуы аңа эшендә көч бирә. Ә хатыны Равия ханым – аның ныклы таянычы, киңәшчесе. Хәлим Габделхакович улы Айдар белән дә горурлана ала: ул да заманча яңа технологияләр белән кызыксынып, әтисе юлыннан китте. Айдарның гаиләсе дә әтисенеке кебек нык булыр, чөнки үрнәк алырлык кешеләре янәшәдә генә.
Хәлим Габделхакович! Сез якыннарыгыз өчен тормыш сукмагыннан ышанычлы адымнар белән атларга ярдәм итүче якты маяк булып торасыз. Ә хезмәттәшләрегез өчен – сизгер, итагатьле иптәш, үз эшенең остасы. Сезгә гаилә бәхете, иминлек, яшьлек дәртенең һәм сәламәтлегегезнең күп, бик күп елларга җитәрлек булуын телибез. Уңышлар юлдаш булсын! Олы хөрмәт белән авылдашларыгыз!"
Разия Абзалова әзерләде