Җырлап- биеп күңел ачтык, бүген әтиләр белән.

2016 елның 22 феврале, дүшәмбе

Кичә балаларның  төрле төстәге ленталар белән маршка сафта атлап йөрүе белән башланып китте. Балалар өч колоннага тезелеп, ленталар белән күнегүләр эшләп күрсәтеп, әтиләрен шатландырдылар. Аннан соң  Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә җыр-биюләр, бәйгеләр белән үрелеп дәвам итте. Әтиләр балалар белән бала  чакларын искә төшереп, бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар. Килгән кунаклар балалар өчен куанып, сөенеп утырдылар. Катнашучылар барысы да уеннан канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International