ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

21 апрель - җирле үзидарә хезмәткәрләре көне

"Тукай әдәби укулары"

26 апрель көнне Кече Рәс клубында "Дуслык" балалар бакчасы һәм авыл китапханәсе  белән берлектә Бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан "'Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән шигырь кичәсе булып узды.
"Туган телем - Тукай теле" исемле районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә "Дуслык" балалар бакчасыннан Хайруллина Инзилә һәм Сафина Әдилә Габдулла Тукайның "Бала белән күбәләк" шигырен сөйләп сертификатка ия булдылар.

26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

18 апрель көнне Мәмдәл  урта мәктәбендә Тукайның тууына 130 ел уңаеннан укучылар арасында "Тамчы-шоу" үткәрелде.

Г.Тукайның тууына 130 ел булуга багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

20 май Мәмдәл һәм Юртыш авылларында өмә узды. Юл кырыйларын чүп-чардан арындырылды, ут баганалары агартылды.

15 апрель Биектау районы Мәмдәл авыл җирлегендәге урта мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы төзелеше башланды. Программа буенча төзелгән спорт мәйданчыгын 20 майга тапшыру күздә тотыла.


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе
20 апрель көнне булачак һөнәр сайлау программасы буенча мәктәптә 8-9 сыйныф укучыларының Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы вәкилләре белән очрашуы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International