Тукай безнең йөрәкләрдә.

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

23 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары һәм бакча балалары белән Мәмдәл урта мәктәбендә олуг шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел булуга багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар Г.Тукай шигырьләрен укыдылар, кичәдә шулай ук татар шагыйрьләренең Тукаебызга багышлап язган шигырьләреннән әдәби монтаң әзерләдек. Кичәдә шулай ук Тукай шигырьләре буенча әдәби викторина уздырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International