ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 нчы елның 7 нче июнь көненә яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2311 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 46 кешегә кимрәк.

2016 нчы елның 7 июненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16368 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 106 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,79% күрсәткечен тәшкил итә.

1 нче июннән 7сенә кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә теркәлгән. Монда 243 кеше эшсез калган. Шулай ук эштән китүчеләрнең күпчелеге берәмләп һәм күпләп сату өлкәсендә - 89 кеше.

Бүген Казанга Яндекс компаниясенең генераль директоры Александр Шульгин килде. Эш сәфәре кысаларында делегация Казан ИТ-паркында да булды. Биредә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов технопарк буенча экскурсия үткәрде, Бизнес-инкубатор проектлары турында сөйләде.

"Халык контроле" системасында кулланучыларны матди бүләкләү кертелгән.

Иннополиста “Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе” конференциясе ачылды.
Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Иннополис мэры Егор Иванов, “Ростех” дәүләт корпорациянең коммуникацияләр һәм стратегик тикшеренүләр буенча директоры Василий Бровко, «Росэлектроника» генераль директоры Игорь Козлов һ.б. катнашты.

Иннополиста “Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе” конференциясе ачылды.
Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Иннополис мэры Егор Иванов, “Ростех” дәүләт корпорациянең коммуникацияләр һәм стратегик тикшеренүләр буенча директоры Василий Бровко, «Росэлектроника» генераль директоры Игорь Козлов һ.б. катнашты.

LEGO Education компаниясе «STEM педагог 2016» конкурсына нәтиҗәләр ясады. Конкурс башлангыч сыйныф, урта мәктәп һәм өстәмә мәгариф оешмалары укытучылары арасында оештырылды.

ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов язылу кампаниясе кыенлыклары турында хәбәр итте.

«Лаборатория Касперского» һәм Иннополис Университеты хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Компания һәм Университет тикшеренүләр нәтиҗәләре белән алышып, бергә фәнни проектлар өлкәсендә эшләргә килештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International