ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

1 һәм 2 июньдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Без бергә” балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре фестивале узды.

ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Алтай Республикасына экспедициягә җыена. 

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

17 июньдә Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында “Болгар-Туган Тел” III төбәкара форумы уздырыла. 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырыла.

Казанның Вахитов районы 18 нче мәктәп укучылары Халисә Абашева, Екатерина Сергеева, Шамил Миңнеханов һәм Егор Сафин яшь инспекторлар арасында узган “Куркынычсыз тәгәрмәч-2011” Бөтенроссия конкурсында беренче урынны алган. Конкурс өч көн барган. Анда Россия төбәкләреннән 300 дән артык укучы катнашкан.

Кичә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләрләренең җыелышы узды. Чарада 44 социаль һәм 9 медицина хезмәткәре катнашты.

23еннән алып 31нче майга кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Казан шәһәренең Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерде. Әлеге тикшерү Россия Федерациясенең "Халыкны эш белән тәэмин итү турында" Законы һәм башка норматив хокукый актлар нигезендә мәшгульлек үзәгенең эшчәнлеген яхшырту максаты белән башкарыла.

8еннән алып 17сенә кадәр вакыт аралыгында Министрлык вәкилләре Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеген тикшерәчәк. Алар халыкны эш белән тэәмин итү, инвалидларны эшсезләр рәтенә кертү, хезмәт өлкәсендә законнар саклау, эш хокукларын саклануны караячак

Бүген Яшел Үзәндә психоневрологик интернатлар командалары арасында мини-футбол ярышының финал этабы узды. 

Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Республикада бу фән буенча сынауны 7,6 меңләп кеше сайлаган. БДИ уздыруның барлык 59 пункты да видеокүзәтү системалары һәм металл рамнар белән җиһазландырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International